Хезмәт министрлыгы: күләгә секторында 9,6 млн россияле эшли

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2023 елда күләгәдәге мәшгульлектә россиялеләрнең потенциаль саны 9,6 млн кеше тәшкил иткән, диелә Хезмәт министрлыгы докладында. Мондый бәяне ведомство беренче тапкыр бирде.
 
Иң зур күрсәткечләр — Мәскәү һәм Ростов өлкәләрендә, Краснодар һәм Красноярск крайларында, Башкортостан, Дагыстан, Кырым республикаларында һәм Чувашиядә.
 
2023 елда ачыкланган рәсми булмаган мәшгульләр саны 2022 ел күрсәткеченнән 20% ка диярлек күбрәк булып чыкты.
 
Экспертлар фикеренчә, рәсми булмаган мәшгульлек дәрәҗәсе беренче чиратта югары инфляция һәм төп ставка аркасында үсә: күп кенә компанияләр һәм хезмәткәрләр күләгәгә китеп чыгымнарны киметергә омтыла.
 
Шул ук вакытта эш бирүчеләргә шуны аңларга кирәк, әгәр компания яки ИП хезмәткәрләргә соры хезмәт хакы түләсә, бизнес хуҗасын барлык бурычларын һәм пеняларын түләргә мәҗбүр итәргә, шулай ук төрле җаваплылык төрләренә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International