Законнар көндезге студентларны эшкә алуны тыймый. Шулай ук, хезмәт кануннары мондый хезмәткәрләрне эшкә алганда бернинди чикләүләр дә билгеләми. Бу хакта Роструд үзенең телеграмма-каналында хәбәр итә.
Төп эш урынында студент тулы ставкага эшләргә хокуклы.
Көндезге бүлектә укучы балигъ булган хезмәткәр өчен эш вакыты режимы буенча нинди дә булса үзенчәлекләр законда билгеләнмәгән.