Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья кешеләре ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Бу көн ВИЧ таралуны туктату кирәклеген искә төшерә. ВИЧ-инфекцияне профилактикалауда мөһим момент булып халык белән ВИЧ таралуны кисәтү чаралары, вакытында диагностика турында мәгълүмати-агарту эше тора.
"ЕЛ ИНЖЕНЕРЫ " РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫ
Татарстан эшкуарларына социаль контракт алу һәм үз эшләрен ачу турында сөйләячәкләр
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр көне»
Россия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләрен торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында һәм (яки) тулысынча кертмәгән очракта, Россия Федерациясе торак законнары белән билгеләнгән күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга взнос керткән очракта пенялар исәпләүдән азат итү тәртибе
»Атмосфера " Бөтенроссия конкурсы
Тимер юлларда булганда куркынычсызлык кагыйдәләре:
Котыру авыруын профилактикалау буенча халык өчен белешмәлек
Апаста район башлыгы Ленинград камалышы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашты
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Алар өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр алды.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта еш искә алырга яратмаса да, хатирәләр яңарып, күңеле тулган чаклар еш була.
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә”, - диде Галия апа Гыйззәтуллина.
Галия апа Гыйззәтуллинаны бәйрәм белән котларга район башлыгы Айрат Җиһаншин килде. Ул Галия апаның хәлләрен, көнкүрешен сорашты, район яңалыклары белән таныштырып, күчтәнәч тапшырды.
“Беркайчан онытмыйсыз, гел зурлыйсыз, рәхмәт сезгә. Эшләрегез күз алдында, тагын да зуррак уңышларга ирешегез”, - диде Галия апа.