ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Янгынга каршы махсус режим вакытында район территориясендә янгынга каршы законнарны бозган өчен штраф күләме бик күпкә артты.
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында, “Сәләт” балалар иҗат йортында сугыш ветераны Хатиб Салаватуллинның туган көне билгеләп үтелде. Ул 91нче гомер язын каршы алды. Ветеран “Сәләт” балалар иҗат йортында шөгыльләнүче балаларның чыгышларын сокланып карады, аларга гыйбрәт итеп тормыш юлын сөйләде һәм тынычлыкның кадерен белергә өндәде. #добрыйтатарстан

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Алабуга шәһәрендә республикакүләм самбо буенча ярышларда катнаштылар. Илфат Шиһабиев, Ринат Паймурзин, Алмаз Габдрахманов, Руслан Ваһапов, Илшат Мухамов составындагы команда биредә өченче урынны яулады һәм кубокка, Мактау грамотасына, бүләкләргә лаек булды. Алмаз Габдрахманов һәм Илшат Мухамов исә шәхси беренчелектә дә өченче урынны яулап, медальләргә ия булды. 

Дәүләки мәктәбе укытучылары Гөлнара Баева белән Фәния Хәйбуллина Каратун, Колчык, Биеш, Дәүләки, инде югалган Красный Пахарь авыллары тарихы, аның кешеләре турында бик җыйнак, зәвыклы видеофильм эшләгәннәр. «Апас хәбәрләре» җирле телекомпаниясе журналистлары үрнәгендә ул ел саен яңартылып тора. #добрыйтатарстан


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Язгы кыр эшләре башлану, җәй айлары җитү сәбәпле  район башлыгының халыкны кабул итү вакытлары үзгәрде. Өлек район башлыгы һәр сишәмбе, җомга сәгать 10.00-12.00 вакыт аралыгында кабул итүләр үткәрсә, яңы вакыты һәр сишәмбе, җомга иртәнге 7.00 дан 9.00 га кадәр дәвам итәчәк.

Ул 2014 ел нәтиҗәләре буенча “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту” буенча республикакүләм конкурсының “Иң яхшы телевизион сюжет” номинациясендә беренче урынны яулады.  Аңа кичә ТР Дәүләт Советында үткән җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров имзалаган диплом, чәчәк бәйләме һәм акчалата премия тапшырылды.
Апастан Хантимеровлар, Заһидуллиннар, Сафиуллиннар, Коштавылыннан Ильясовлар, Идрәздән Абзаловларга сертификатны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гыйльметдинов тапшырды. Районда 945 гаиләдә ана капиталы сертификаты бар. Быел сертификат 22 гаиләгә бирелгән.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Каратун мәдәният йортында “Онытырга хакыбыз юк“ дип исемләнгән кичә узды. Шушы төбәкнең дин әһелләре, балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, өлкәннәр, гомумән, җырга-моңга һәвәс олысы-кечесе катнашты биредә. Сугыш елларын чагылдырган җырлар, шигырьләр яңгырады.

Казанда узган Йолдызлык” (“Созвездие”) – 2015 ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате юбилей фестиваленең сайлап алу турларында безнең районыбызның яшь талантлары да катнашты. Каратун мәктәбе укучысы Алия Нәфыйкова “конферанс” номинациясендә барлык турларда да уңышлы чыгыш ясап, 17 апрель көнне “Уникс”та йомгаклау концертында чыгыш ясады. Аңа махсус бүләк тә тапшырылды. Алиянең бу көннәрдә күңеле шатлык белән тулы. Ул дусларына, классташларына кичерешләре, тәэсирләре хакында сөйли һәм барыннан да бигрәк җитәкчесе Сәвия Тимершинага олы рәхмәтен җиткерә. Без дә Алияне зур уңышы белән тәбрик итәбез! 


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Апас мәктәбе укучылары, яшь гвардиячелщр район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Апас ветераннарының өйләренә барып, Георгий тасмасы һәм үзләре ясаган өчпочмаклы хатлар тапшырачаклар. #добрыйтатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International