ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Быел районда беренче тапкыр “Библиотөн” узды. Ул Әдәбият елы уңаеннан һәм “Музейлар язы” атналыгы кысаларында оештырылды.
25 апрельдә илкүләм чисталык, төзекләндерү өмәсендә апаслылар актив катнашты. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу мөһим чарада барлык авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә 5 мең кеше катнашкан, 100 тоннадан артык чүп-чар тиешле урыннарга илтеп түгелгән. 2 мең төп агач-куаклар утыртылган. Район янгынчылары әйтүенчә, Татарстан территориясендә кертелгән янгынга каршы саклану катгый көрәш реҗимы да төгәл үтәлгән-элеккеге еллардагы кебек, җыелган чүп, коры үлән-яфракларны ягу күренешләре булмаган. Зур өмә вакытында Апаста Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы  райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштерәчәк Мемориаль комплекска нигез салынды. Ул район Бөек Ватан Сугышы каһарманнары Мемориаль комплексы каршында булачак.
«Табар» хуҗалыгындагы узган гасырның 50 нче еллар уртасында завод капкасыннан чыккан “Газ-53” автомобилен шоферы белән бергә музейга куярлык. Бик тырыш, төгәл Валерий Александрович Кузьмин аны кадерләп кенә тора. Язгы-көзге чәчүдә аның белән кырга чәчүлек чыгара ул.  Яраткан тугрылыклы машинасы, басу-кырлары һәм хезмәттәшләреннән аерылырга ашыкмый. 30 яшьлек “Полесье” бер ел калмый кырга алып чыгучы Александр Михайлович Сусарин да искенең яңаны саклавын яхшы аңлый. Дистәләгән еллар җир сөрү, эшкәртүдә сынатмаучы чылбырлы дүрт ДТ-75 тракторлары да заманча чит ил техникасына биргесез әле бу хуҗалыкта. “Акча санаганны ярата, барысы да эшкә карашка, кадрларга бәйле”,-дияргә ярата хуҗалык җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Халык игътибарына! Хезмәткәре отпускага китү сәбәпле, Апас районының ЮХИДИ бүлекчәсендә 24 апрельдән 25 майга кадәр транспортны исәпкә алу һәм исәптән төшерү эшләре башкарылмый. 
Быелгы җәйге төзелеш сезонында район үзәгендә кимендә берничә җирдә яңа типлы, автомат режимда эшләүче фонтаннар пәйда булуы көтелә. Моның өчен акчаны Татарстан бюджеты бирә, җирле бюджет мөмкинлекләре дә каралган. Шул исәптән халыктан җыелган үзара салым акчалары фонды да кулланылуы мөмкин.
Апасны төзекләндерү программасы дәвам итә. Район үзәгенә Казаннан сакчыл технологияләр генә кулланучы төзелеш компаниясе вәкилләре килде. Апасның әйләнеч юлы боҗрасы, Каратун ягыннан Апаска керү олы юл читләрендә җирне бораулап, тимер нигез-терәкләр монтажланды, шуларга махсус тимер, декоратив яктырту баганалары куела башлады. Аларның гомуми саны 100 дән артык булып, реконструкцияләнгән яктырту линияләр.
Бу тарихта 20нче гасырның коточкыч бер вакыйгасы буларак уелып калган. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була. Нәтиҗәдә, реактор тулысы белән җимерелә һәм һавага шактый күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Бу афәт безнең Апасыбызны да читләтеп узмый.
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында һәм “Музейлар язы” акциясенә кушылып, март-апрель аенда 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Кичәгә укучылар әти-әниләре белән килгән иде. Аларны район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре котлады.  #ДОБРЫЙТАТАРСТАН

24
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген Апас егете Руслан Камалов белән Иске Йомралы авылы кызы Нигмәтҗанова Чулпан никахларын рәсмиләштереп, яңа гаилә кордылар.
28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район хакимияте бинасында, 10-14 сәгатьләрдә сугыш ветераннарын һәм аларның гаиләләрен кабул итүләр була. Биредә федераль башкарма хакимиятнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Татарстан башкарма комитет органнары, прокуратура, җирле үзидарә вәкилләре, адвокат һәм нотариус хезмәткәрләре катнашачак. Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр телдән һәм язмача да кабул ителә. Алдан язылу кирәкми. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаиләләрен актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International