ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
21 апрель 14.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Бердәм Россия” БСП ТТБ Сәяси совет Секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында матбугат конференциясе уздырды.
Кабул итүләргә шактый райондашлар килде. Күпчелек сораулар торак мәсьәләсенә кагылышлы иде. Шулай ук югары уку йортында укучы студентларның әти-әниләре дә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, уңай җаваплар алдылар.
– Бабаем бу шатлыклы мизгелләрне күрә алмады менә, 6 балам, 11 оныгым, 10 оныкчыгым хакына яшим бүген, – дип җыйнак кына, әмма нурлы, догалы өе түрендә каршы алды безне төгәл 90 яшен тутырган Факия Бикмучева. Олы юбилее белән котларга Казан ярминкәсеннән туры Күкшемгә кайткан район башлыгының аңа чәчәкләр, Россия Президентының Котлау хаты һәм бүләкләр тапшыру мизгелендә күңеле тәмам тулды Факия әбиебезнең:
Фәрхинур апа Шәрәфиева тормыш авырлыгын җилкәсендә күтәргән, ачысын эченә йотып яшергән олы йөрәкле апаларның берсе. Язмыш җилләренә, киртәләргә күңеле кушканча намус белән каршы тора алганына да ул бүген сөенеп яши. Янәшәсендәгеләрнең дә хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәү аңа яңа көч өсти. Кичә Фәрхинур апа 90 яшьлек олы бәйрәмен билгеләп үтте.

8 гектарлык бу мәйдандагы уңыш язмышын аерым күзәтеп, нәтиҗәләр ясалачак. Арпаны да шулай иртә чәчергә мөмкин, район тарихында андый очраклар бихисап, уңышы да көендерерлек түгел, игенчене сөендерерлек булды. «Уҗымны көлгә, сабан бодай-арышын карга чәч»  дигән борынгы игенче бабаларыбыз.

Республикада менә берничә ел дәвамында инде кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшләп килә. Агымдагы елда да мондый төр программаларның чираттагысы 23 апрельдән    старт алды.  Дәүләт ярдәмнәре (грантлар) яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләргә дә, инде үзләрен күрсәтергә өлгергәннәргә дә биреләчәк.

22 апрель сәгать 10.00 да район пенсия фонды бинасында халыкны кабул итү көне үтәчәк. Кабул итүне Апас һәм Кама Тамагы районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов үткәрәчәк. Сорауларыгызны 21-1-71 номеры аша да бирә аласыз.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

21 апрельдә бөтен илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Россия Президенты өч ел элек шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин җирле үзидарә хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Каратун клубында 21 апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле чара узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Агымдагы елда Европа иммунизация атналыгы 20 апрельдән 25 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Атналык “ Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерү” шигаре астында үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International