Апас районы буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, агымдагы елда план һәм планнан тыш тикшерү нигезендә район кибетләреннән саклану срогы чыккан 2500 сумлык азык-төлек әйберләре сатудан алынган, 3 кибет хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Мондый төр тикшерүләр район кулланучылары хокукларын яклау бүлеге тарафыннан даими күзәтелеп, тикшерелеп барачак. Шуңа да 15 март көнне билгеләп үтелгән кулланучылар хокукын яклау көне дә быел “Кулланучылар сәламәт туклануга хокуклы” дигән тема астында узган.
Үз хокукларыгызны белегез, товар сатып алганда аеруча игътибарлы булыгыз.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай ук Маһинур апага тыл һәм хезмәт ветераны буларак “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале һәм продукталар наборы тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын Апас шәһәр тибындагы поселок башлыгы Фәнис Шарафутдинов һәм “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева да тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Узган шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка 65 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Биредә шулай ук “Нәҗиб” мәчете имамы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев та 65 яшь тулу хөрмәтенә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген кабул итеп алды.
Шулай ук ТР Юстиция министрлыгында фондны тизләтелгән теркәү процедурасы тәэмин ителгән.
Бүген "Адмирал" эшмәкәрләренең инициатив төркеме фонд документларын теркәүгә тапшыра. Тиздән оешма үз эшен башлап җибәрәчәк.
2015нче елның 15нче мартында район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча җирле референдумнар оешкан төстә һәм сайлаучыларның активлыгы белән үтте.
Барлык участокларда да референдумнар үтте һәм гамәлгә яраклы дип табылды.
Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, – ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.
-Моннан 9 ел элек 13 яшьлек балабыз Раил урын өстендә калды. Аны терелтер, аякка бастырыр өчен кайларга гына бармадык, барысы да файдасыз, шулай язгандыр инде дип, язмышыбыз белән килешергә булдык. Безгә бик авыр чакларда район табиблары, авылыбыз шәфкать туташы, барлык туганнарыбыз улыбыз өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләделәр, рәхмәт барыгызга да.