ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Районның янгынга каршы көрәш бүлеге мәктәп укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем бәйгесе игълан итте. Укучыларның иң отышлы иҗат җимешләре республика бәйгесенә җибәреләчәк. “Барлык мәктәпләр дә актив катнашсын иде. Җиңүчеләр берничә төркемгә бүлеп билгеләнәчәк”, – ди янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев.
Яңа елдан соң  район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре 4 тапкыр Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә катнашып, якынча 4 миллион сумлык азык-төлек саттылар. Апастан 15 машиналык  делегация Казанга 7 мартта барды, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Фронттан килгән хатлар... Әнисенең амәнәте буенча бик кадерле ядкарь итеп саклый аны Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина.

– Инде саргаеп, төсләрен җуйган булсалар да, ул хатлардан әти җылысы бөркеләдер кебек. Ул хатларны укыганда әти тавышы ишетеләдер сыман. Алып укымаган көнем бар микән. Андагы һәр җөмләне яттан белсәм дә, шуңа үреләсе, төргәкне сүтәсе, хәтер төпкеленнән әтиле бер генә көнне булса да якынайтасы килә, – ди ул әрнеп.


13
март, 2015 ел
җомга
Район мәдәният йортында “Сәләт”нең йолдызлары яна” исемле концерт булды. Биредә дәресләрдән соң “Сәләт” балалар иҗат йортына, төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар чыгыш ясады. Балаларның осталыгына, “Сәләт” хезмәткәрләренең тырышлыгына һәркем соклануын белдерде.

Район аучылар җәмгыятендә бүген 121 тулы хокуклы аучы исәпләнә. Апас аучылык территориясе 104 мең квадрат километр мәйдан били. Хуҗалыкта 5 егерь эшли. Кыргый җәнлекләргә кышкы кар-буранлы айларда урман ешлыкларында кеше күзеннән еракларга яшерелгән 7 “ашханә” ихтияҗлары өчен җитәрлек тоз, ашлык калдыгы, көлтәле яфраказык әзерләнде һәм график буенча таратыла.

“Җиңү” кубогына ирләр арасында хоккей буенча ачык турнир уеннарының календаре.
Апаста үзәк һәм Җиңү паркларында зур реконструкция эшләре узган елны ук башланды. Бу 5 гектарлык территорияләрнең яңартылган проектында чәчәк клумбалары, кечкенә күлләр, фонтаннар һәм һәйкәлләр композициясе дә бар. Яктырту системасы, балалар һәм олыларга ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары, юл-тротуарлар да заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткереләчәк. Язгы-көзге чорда районда 2 меңнән артык агач-куаклар, чәчәкләр утыртылачак.
Районга Татарстан һәм Россия бюджетыннан быелгы язгы чәчүне тиешенчә үткәрү өчен  30 миллион сумлык аерым субсидия күчерелде. Шул акчаларга якын көннәрдә хуҗалыклар, фермерларга  2000 тонна катнаш ашламалар кайтарылачак. Көннәр шулай торса, быел басуларга март ае ахырында ук чыгу ихтималы бик зур.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче  елның 15 нче мартында район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум көне.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында әлеге конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү күздә тотыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International