ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика яшьләре арасында уздырыла торган чаралар турында сүз булды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Тимур Камалетдинов, “ТР Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов һәм “ТР Үзиреклелек үсеше үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова катнашты.
ТР Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм тантанасы булды.

Якташыбыз, Биеш авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә Дәүләкидә чаңгы ярышлары үткәрү традициясе дәвам итә. 28 февральдә аның чираттагысы үтте. Эстафета дистанциясенә 120 чаңгычы чыкты. Аны ачу тантанасы быел үзенчәлекле булды-мәктәп директоры Марат Ногманов кураена кушылып, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына матур чыгышлар әзерләгән иде.

Быел “Апас” якташлык җәмгыяте оешуга 20 ел булды. 28 февральдә башкалада якташларның чираттагы очрашулары узды. Чара башланырга шактый вакыт булса да, фойе гөр килеп торды. Очрашуга килүчеләрнең кайсы фотостендлар янында районыбызның бүгенгесе, алдынгылары, хезмәт уңышлары белән таныша. Кемдер авылдашын, классташын, чордашын очратып аның белән сөйләшә, кемдер Апастан килгән тәмлүшкәләр белән сыйлана, кемдер истәлеккә фотога төшә.

3
март, 2015 ел
сишәмбе

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны кайгырту – һәркемнең изге бурычы.

21 февральдән ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башлана. Бүгенге көндә Татарстанда 75,8 меңгә якын сугыш ветераны, 4,2 мең тол калган солдат хатыны һәм сугыш инвалидлары яши. Ләкин вакыт аларның берсен дә аямый. Шуңа күрә бигрәк тә юбилей алдыннан аларның социаль-көнкүрешен яхшыртуга, медицина ярдәме күрсәтү, матди хәлен кайгыртуга бөтен көчне юнәлтү мөһим.

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр сугыш ветераннары Хатыйп Салаватуллин, Афрат Насыйбуллин, Назыйм Гайнетдинов белән очраштылар. Балалар алар хөрмәтенә җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева өлкәннәрне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, очрашуга килгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ветераннар үзләренең сугышта һәм сугыштан соңгы авыр елларда күргән, кичергән михнәтләрен сөйләделәр, илгә-көнгә иминлек теләделәр. 

Бу көннәрдә 14 яше тулган 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдән яшьләр зур дулкынлану белән кайтып китте.

Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте.

Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә  шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, – ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

Бу ел башыннан районда 15 бала туды. Узган ел 160 (2013 елда – 180, 2012 елда – 206 иде) бала туды. Табигый үрчем дәрәҗәсе 1000 кешегә 7,6 туучы туры килә, Татарстан буенча бу сан – 14,8. Райондагы барлык халыкның 14 процентын балалар тәшкил итә. Бакча һәм мәктәп яшендәгеләр – 2853. Элеккеге бала табу йортындагы шартлар таләпләргә туры килмәү сәбәпле, булачак әниләрне Буа, Казан бала табу йортларына озатырга мәҗбүрбез. Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү-капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәч, бала табу бүлеге Апаска кире «кайтачак», – дип белдерде балалар баш педиатры Наилә Зиатдинова район табибларының хисап җыелышында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International