ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
ООО “Икмәк” коллективы район халкын кайнар икмәк, төрле кондитер әйберләр белән тәэмин итеп тора. Һәр көн саен комбинаттан дүрт автолавка продукция таратырга чыгып китә. Махсус җиһазландырылган бер автолавка кибете булмаган кечкенә авылларга бара. Халык мондый хезмәт күрсәтүдән канәгать. Югары Биябашы авылына да һәр атнаның өч көнендә, билгеләнгән сәгатьләрдә тәгәрмәчле автокибет килә.

 

Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңү яулап кайткан, бүген дә балаларын, онык-оныкчыкларын шатландырып яшәүче Габделхәй бабайның олуг юбилеен зурлап, авыл клубында үткәрделәр. Авыл үзешчәннәре аның тормыш юлын бик матур итеп сәхнәләштерделәр. Рәсәй Президентының Котлау открыткасына һәм район башлыгының бүләгенә дә бик шатланды. Авыл җирлеге башлыгы да кайнар котлап бүләген тапшырды.

ООО “Свияга+” җитәкчесе Булатов Хәйдәр Хәлим улына 60 яшь тулды. Шул уңайдан Район башлыгы Рәшид Заһидуллин чираттагы җомга киңәшмәсендә Булатов Хәйдәр Хәлим улын Мактау Грамотасы белән бүләкләде, истәлекле бүләк тапшырды “Күп еллар дәвамында нәтиҗәле һәм җаваплы хезмәте өчен” диелә Мактау Грамотасында.

4 февральдә Балтай авылы мәдәният йортында дүрт җирлек – Балтай, Кызыл Тау, Тутай, Дәвеш үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Бу чарага һәркайсы тырышып хәзерләнгән, сәхнәдә олысы-кечесе бер сулыш белән чыгыш ясап теманы ачып бирде.

5 февральдә исә Азбаба авылы мәдәният йортында үзенең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге фестивальнең зональ турларын 6 февраль көнне Зур Күккүз авылы мәдәният йортында, 10 февраль көнне Биеш авылы мәдәният йортында, 12 февраль көнне Шәмбалыхчы авылы мәдәният йортында карап булачак.

Агымдагы елның апрель аенда V Республика яшьләр форумына нәтиҗә ясалачак.. Биредә теләсә нинди яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба һәм җәмгыять, дәүләт ярдәме ала ала.
Форум кысаларында 8 тематик мәйданчык булыр дип көтелә. Шулар арасында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин – эшмәкәр”, “Инициатива”, “Илһам”, “Инфо-агым” кебекләр бар.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Россиянең чаңгы юллары-2015» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бәйгесе Апас муниципаль районында, Татарстан күләмендә кебек  8 февральдә үтәчәк. Чаңгы ярышы апаслылар өчен ярыш кебек кенә түгел, ә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булып оештырылачак.

Татарстан, Казан прокуратурасы, баш идарә аппараты, район прокурорлары закон сагында тору белән беррәттән спортта да бердәм һәм дус. 7 февральдә Апаска аларның зур спорт делегациясе килү көтелә. Җыелма хоккей командалары «Алтын алка» боз сараенда иптәшләрчә очрашу үткәрәчәк. Ярышка командаларга көч биреп торырга Татарстан прокуратурасы җитәкчеләре дә чакырулы. Татарстан прокурорларының Апас бозында бу инде икенче тапкыр очрашуы булачак,-ди район прокуроры Ришат Шакиров. Хоккей сөюче Апас тамашачысын зур спорт бәйрәменә чакырабыз!

 7 февраль көнне  сәгать 13:30 да район мәдәният йортында студентлар белән очрашу булачак. Очрашуны район башлыгы Рәшид Заһидуллин үткәрә. Районыбызның студентларын көтеп калабыз!

2014 елда онкологик авыруларга дучар булган 92 кеше теркәлгән. Авыру иң күбе 75-79 яшьтә баш калкыткан. Шулай ук 35-39 яшьлекләр арасында да, яшь балалар арасында да чирләүчеләр күзәтелә. Узган ел онкологик авыру белән ир-атлар күбрәк чирләгән. Бүген – онкологик авыруларга каршы көрәш көне. Бу коточкыч ваемсыз авыруга каршы һәрчак көрәшеп яшәргә кирәк. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм вакытында табибка күренү кирәк.
2015 ел - Рәсәй Президенты тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Нәкъ менә шушы чирдән үлүчеләр саны елдан-ел арта. Районда үлем очракларының 52,7 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Атна саен ике-өч кеше ашыгыч рәвештә Буа дәвалау үзәгенә җибәрелә. Бу чирдән ничек ераграк торырга? Гомерне озынайту юллары бармы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International