ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Электрон Татарстан” информатлары аша “Газпром Трансгаз Казань” ААҖ оешмасы тәкъдим иткән газ өчен түләүләр һәм приборлар күрсәткечләрен кертү мөмкинлеге булдырылды. Түләү өчен информатта махсус урынга штрих-кодны куярга кирәк, яисә кодны үзеңә җыю мөһим.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә бертөркем апаслылар “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында бара торган “Башваткыч” тапшыруына кунакка барачаклар. Ә без исә якташларыбыз катнашкан “Башваткыч” тапшыруын тиздән “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалыннан карый алачакбыз.

ГТО (“Готов к труду и обороне”–“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) нормалары турында күпләр хәбәрдардыр, мөгаен. Өлкән буын вәкилләре моның белән яшьлек елларыннан ук таныш булса, ә ГТО турында ишетеп кенә үскөн яшь буын өчен хәзер мөмкинлек туды.

Апаста исә ГТО нормаларын 13-14 апрель көннәрендә аграр көллият спорт залында тапшыру мөмкин булачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Буада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан йөзү буенча районара ярышлар узды. Алты район спортчылары арасында апаслылар да бар иде. “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче Даниэль Малиновский 100 метр ирекле, аркада, 50 метр брасс стильләрендә уңышлы чыгыш ясап, һәрберсендә беренче урынны яулады.
Хезмәт һәм яз бәйрәмендә 1 сеннән алып 4 майга кадәр ял итәбез. Исегезгә төшерәбез: 4 гыйнвардагы ял көне 4 майга күчерелә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә дә яллар шактый булачак. 9, 10, 11 май – өч көн ял. 9 май көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көне дүшәмбе -11 майга күчерелә.
21 апрельдә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр район Советы һәм башкарма комитетының  кече утырышлар залында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 45нче номерлы Апас бермандатлы сайлау округыннан депутат И.Р.Гафуров һәм аның ярдәмчеләре шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 21-5-56

10
апрель, 2015 ел
җомга
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды.
28 апрель көнне Апас район Мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Быел  Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына Россия Пенсия фонды 7 мең һәм 3 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләүләр билгели.
 Быел республика авыллары һәм район үзәкләрендә Сабан туйлары 6-7 июньдә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International