ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урта Балтай авылында гомер итүче Фәйзә Абдрахманова юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Фәйзә апа  шушындый хөрмәткә бик шатланды.

– Сезгә сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, йөргән юлларыгызның хәвефсез булуын телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, – диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде, бүләген бирде.

Узган ел район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре – өлкән шәфкать туташы Роза Байкузина һәм шәфкать туташы Илсөяр Бикчурина өчен аеруча истәлекле булды.Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен алар Рәсәй Федерациясе сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасына лаек булдылар.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Морзалар мәктәбе укучылары мәктәпкә хәзер тагын да кызыксынып, теләп йөри. Ник дисәгез, мәктәпкә керү өчен алар боздан ясалган капка аша узып, гүя сихри, әкияти дөньяга өләгә. Капка өчен боз кисәкләре якындагы күлдән кисеп эшләнгән. Ә мәктәп ишек алдындагы күптөрле сыннар кар ярдәмендә булдырылган.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты хәбәр итүенчә,

16 гыйнварда Зур Күккүз наратлыгында чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Теркәлү – 9.00 сәгатьтә, беренче старт – 10.00 сәгатьтә. Ярышка мәктәп командалары, оешма-предприятиеләрдән бер ир-ат, бер хатын-кыз чакырыла. Җиңүчеләргәүләкләр!

Кышкы каникул көннәрендә Апасның Миргасыйм мәчетендә балалар өчен лагерь эшләде. 30 бала 8 көн дәвамында вакытын файдалы да, күңелле дә үткәрде. Алар төрле уеннар аша тәртипкә, гаделлеккә өйрәнделәр.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, 13 гыйнварь көнне Апасның мәдәният йорты каршында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган тантана узачак. Башлану вакыты: 16.00 сәгатьтә. Барыгызны да күңелле һәм күмәк рәвештә ял итәр өчен көтеп калабыз!

Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк.

Узган тәүлектә генә дә Казанда айлык норманың 27 % күләмендә кар яуган. Норма буенча 30 сантиметр тиешле кар катламы хәзер 50 сантиметрдан артып китте.

Мәүлид ае уңаеннан һәр авыл җирлегендә Мәүлид ашлары уздырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсенең “Нәҗиб” мәчетеннән башлап Кече Болгаер, Зур Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Зур Күккүз авылларында булып халык белән очрашты. Түбәтәйле бабайлар, абыйлар, ак яулыклы әбиләр, апалар сый-нигъмәт белән сыгылып торган табын артына бик теләп җыелдылар. Район башлыгы һәрберсенең сүзен игътибар белән тыңлады, сорауларына җавап бирде, районда барган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Гомумән, район халкы бүгенге көн тормышыннан бик канәгать.

“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә балалар думасы депутатлары һәм үзәкнең активистлары түгәрәкләргә йөрүче нәниләр - Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле яңа ел бәйрәме оештырдылар. Бу әкияти бәйрәм балаларга бик ошады. Алар рәхәтләнеп уйнап-биеп күңел ачтылар. “Сәләт” кыш бабаеның бүләкләренә бик нык сөенделәр

Менделеевск шәһәрендә 8-10 гыйнварда узган бокс буенча республикакүләм турнирда тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендә өч боксчы егетебез катнашты. 2001-2002 елгылар арасында Апас егете Әмир Заһидуллин икенче, 1999-2000 елгылар арасында Каратун мәктәбеннән Радик Шиәхмәтов – беренче, Җасурбәк Ахмоджанов – өченче урыннарга лаек булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International