ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
"Безгә кабул ителгән бюджетка төзәтмәләр кертергә, чыгымнарны киметергә туры килер, мөгаен" - дип белдергән РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин түбән палатаның язгы сессиясен ачып.
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда БДИга кертелгән төп үзгәрешләр турында аңлатма бирде.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанга крещение салкыннары килә. Алдагы төндә үк һава температурасының сизелерлек түбән төшүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында” Татарстан Республикасы Президентының Указына 2012 елның 9 октябрендә имза салынган иде. Документ кысаларында республикада 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелгән иде һәм, уздыру сроклары күрсәтелеп, чаралар планы расланган иде, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына шулай ук оештыру комитетлары төзергә һәм муниципаль берәмлекләрнең үз чаралар планнарын расларга кушылды.
Рөстәм Миңнеханов оештыру комитеты утырышында билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше системалы рәвештә уздырыла. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә, техникумнарда, югары уку йортларында зур эш башкарылырга тиеш. Күпләр бүген Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен белмиләр, диде ул, бу дөрес түгел, без үз тарихыбызны белмәсәк, ветераннар киләчәк буыннар өчен башкарган каһарманлыклар белән горурлана да алмаячакбыз. “Бөек Ватан сугышы геройлары туган-тумачаларының һәлак булганның истәлегенә багышланган тантаналар уздырыла торган урынга бару өчен билет сатып алырлык мөмкинлеге булмау очраклары булмаска тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, - Бу – оят нәрсә. Бүген безнең яшь буынны тәрбияләрлек мондый моментларыбыз аз калды. Ветераннар мәктәп балалары белән очрашсыннар, сугыш турында, күргәннәре турында сөйләсеннәр иде”. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек эшенә барлык халыкны – яшьләрне дә, бизнес вәкилләрен дә, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк.

Татарстанның иң яхшы студенты кем? Ул нинди дәрәҗәгә ия булачак? Әлеге сорауларга җавапны Россия студентлары көнендә, ягъни 25 гыйнварда белергә мөмкин булачак.


Хәзергә исә финалга узучылар бәйрәм көненә әзерләнә. Кайбер номинациядәге финалистлар әле һаман билгеле түгел. Мәсәлән, “Елның иҗади шәхесе” номинациясе финалистлары әле ачыкланмаган, алар бүген билгеләнәчәк. “Елның иҗади шәхесе” исемен алу өчен дүрт егет көрәшә.

“Мин бизнесмен-2015” кыска видеороликлар бөтенроссия бәйгесе старт алды. Әлеге бәйгедә катнашу кече һәм урта бизнес өчендә кайнаучы һәр эшмәкәргә үсеш өчен акча алырга, барлык Россиягә үз эш алымнары турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Җиңүчеләр 200 һәм 300 мең сум күләмендә акча  алачак. Бәйгедә катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң өлек теләссә нинди камерага яки гаджетка үз бизнесы турында 3 минутлык видео төшерәсең. Әлеге видеоны 27 гыйнварга кадәр бәйгенең сайтына https://kontur.ru/ib2015 адресы буенча урнаштырасың. Төп шарт: видеоролик нәрсәнедер рекламаланган булмаска тиеш, кадрларда эшне алып баручы яки аның төркеменең күренүе мөһим. Видео бәйге битендә күренүгә, дусларыгызны, партнерларыгызны тавыш бирергә чакыра аласыз. Иң күп лайклар “Интернет тавыш бирү” номинациясендә төп җиңүчене билгели һәм төп номинациядә җиңү мөмкинлеген арттыра. Җиңүче 5 февральдә, Мәскүәдә узачак форумда билгеле булачак. Белешмәләр өчен телефон 8(843)204-41-77.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Христиан дин кардәшләребез Раштуадан соң кышкы чатнама салкыннарда да елга- күлләрдә бәке ачып, үз диннәрен яңарту һәм рухларын ныгыту максаты белән  су белән чукындыру йоласында катнашалар. Районның Азбаба авылындагы Ай күлендә бу йола менә инде унбишенче ел зурлап, бәйрәм рухында үтә. Фролово, Турминск, Куралово, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Казаннан чакырылган изге атакайлар бу көн алдыннан бәке суын изгеләндерәләр. Авыл халкы да быел 19 гыйнварга туры килгән бу дини бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнде, һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде. Быел да, дүшәмбе көн булуга карамастан, авылга бик күп кунаклар кайтты. Изге йола башкарылучы, әле былтыр гына ачылган изге Александра чиркәве янындагы  изгеләндерелгән урынга гаиләләре белән килүчеләр дә бихисап булды. Авылда христиан динен тотучы 30 лап гаиләнең бу йоласын күрергә һәм катнашырга килүчеләр арасында татар гаиләләре дә бик күп иде. Район эчке эшләр бүлеге участок инспекторы  Дамир Сираҗев, районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район идарәсе җитәкчеләре Руслан Ромачков, Ранис Хәбибуллин,  коткаручылар Фәргат Фәхретдинов, Фәризун Сәмигуллин, Фәнис Сафин биредә куркынычсызлык таләпләренең катгый үтәлешен тәэмин иттеләр. Бәке янында корылган махсус палаткада авыл медицина хезмәткәре  Гөлфия Тимершина кизү торды. Ун елдан артык инде бу йола башында торучы Зеленовлар, Валентина Кудряшова, Евдокия Федорова иганәчеләрнең ихлас ярдәме белән яр буенда оештырылган табын артында һәркемне кайнар коймак-чәй, шашлык, казанда пешкән тәмле аш белән сыйлады. Күл өстендә ел да төзелүче кышкы кәмит мәйданчыгында бала-чага 15 метрлы колгага тагылган зур чанага утырып рәхәтләнеп бозда шуды. Яр читендәге кондыз өен тамаша кылучылар да үзләренә бер кызык тапты. Ат арбасы көпчәгенә көйләнгән «кышкы авыл аттракционын» быел мәктәп директоры Айдар Вәлиуллин, Семен һәм Аркадий Кудряшов, Александр Зеленовлар ясаган. «Бабайлардан калган бик борынгы йола ул чаналы кәмитебез»-диләр булдыклы ир-атлар.

Дин кардәшләребезне бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Булат Гыйльманов белән Айрат Хәсәнов та килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев бу бәйрәмнең елдан-ел киң колач җәюен билгеләп үтте.

Бу йолада инде унбишенче ел гаиләсе белән катнашучы Алена Зеленова:

-Бик борынгыдан килүче бу йоланы яңарткан елларда Ай күленә санаулы гына кеше килә иде әле. Бәке суына чумучылар былтыр уннан артык булды, быел да шуннан ким түгел, Аллага шөкер, барысы да бик матур үтте. Бу йоланы үзем дә башкарам, сәламәтлегемә дә бик уңай йогынты ясый ул. Чукынып, бер Ходайдан ярлыкау һәм ярдәмен сорап суга рәттән 3 тапкыр чумып чыккач, күз аллары яктырып киткәндәй була, тәнгә дә шифасы бар аның,-ди 6 бала анасы.

Быел беренче генә тапкыр бу йоланы үтәүче, тугызынчы сыйныф укучысы Владислав Колсанов фикерен дә белештек:

-Әби-бабай, әти-әни өйрәткән догаларны кат-кат кабатлап суга чумгач туңдырмый да, куркытмый да икән,-ди егет кышкы кардан яланаяк атлап бәке читендәге баскычтан күтәрелгәч. Аңа көч биреп торырга, изге йоланы үтәве белән котларга дип мәктәптән сыйныфташлары да килгән иде.

25 яшьлек Антон Граневский Бәкегә чумып чыккач хатыны Дарья кулыннан алган сөлге белән тәнен корыткач нәни улы Геннадийны кочып үпте дә барлык авылдашларын изге бәйрәм белән котлады.

Хезмәт ветераннары Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар үз фикерләрен җиткерделәр:

-Ел да үз бәйрәмебез кебек үк көтеп алабыз без авылдашларыбызгың бу дини бәйрәмен,-диделәр алар. -Рус-чуваш авылдашларыбыз безнең дини бәйрәмнәребезне дә үз итәләр. Шөкер, шулай дус-тату итеп яшик, бүлешер нәрсәбез юк, тоткан динебез төрле булса да якты дөнья барыбыз өчен дә уртак бит!

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште. Кызылтаулыларны кызыксындырган сорауларына җавап бирде, райондагы эшләр, яңалыклар белән таныштырды. – Сезнең авылда 200 урынга исәпләнгән клуб салырга керештек, шунда ук фельдшер-акушерлык пункты да булачак. Ут һәм су мәсьәләләре дә хәл ителәчәк. Мөселманнарда Мәүлед ашлары булса, Хрестияннарда Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре бара. Бер беребезне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә,  тырышып эшләргә генә кирәк, - диде район башлыгы. Авыл халкы бик актив булып үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. – Шушындый зур табынга килеп, халык белән очрашып, безнең фикерләребезне тыңлап, һәрберсенә җавап биргәнегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Җаваплы эшегездә уңышлар, хәерле юллар телибез, - диде Мәръям апа Хәерова.

Районда бу сайт-портал эше өчен җаваплы район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров белдерүенчә, бу гаризалар башлыча элемтә, юл һәм торак-коммуналь мәсьәләләренә кагыла. Гаризаларның унысы буенча тиешле чаралар вакытында күрелгән, бер мөрәҗәгатькә нигезле җавап урнаштырылган. Гомумән, сайтта 30 төрле тематика буенча үз хәбәр-шикаять, мөрәҗәгатеңне урнаштыру мөмкин. Бу ел башыннан милләтара, дини мөнәсәбәтләр, экстремизм, коррупция очраклары һәм җитештерү тармагында травматизмга кагылышлы хәбәрләр дә куела башлады. Татарстанда 3 ел элек «Халык контроле» порталы эшли башлагач, электрон юл белән 35 апаслының гаризасы каралган.

Сайтка керү юлы да бик гади: «Государственные и муниципальные услуги Республики Татарстан» порталын ачырга һәм анда «ГИС «Народный контроль» сайтына үтәргә кирәк. Мөрәҗәгать-гаризагызны шунда калдырасың, җавап алу өчен үз электрон адрес-почтаңны күрсәтеп теркәлергә кирәк. Бу хакта сайтта бәйнә-бәйнә аңлатылган.

-Гариза-шикаять нинди вакыт эчендә каралып хәл ителә?

-Татарстан хөкүмәте куйган таләп бик кырыс-нигезле җавап 10 көндә урнаштырылырга тиеш дип билгеләнгән. Проблема өчен җаваплы җитәкче-белгеч эшенә, булдыклылыгына, тулаем район рейтингына бәя куелганда бу аерым исәпкә алына.
Мәдәният елы уңаеннан “Театр көлдерәдер, уйнатадыр” фестиваленә йомгаклар ясалды. Халык мәхәббәтен яулаган Чирмешән авыл җирлеге – 6 мең сум, Зур Күккүз һәм Югары Акхуҗа авыл җирлекләре – 3 мең сум, Иске Йомралы, Зур Болгаер авыл җирлекләре 2 мең 500 сум күләмендә сертификатларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International