ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
27 мартта, 10.00 сәгатьтә республиканың пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин видеоконференция режимында кабул итүләр үткәрә. Сораулары булган райондашларга 24 мартка кадәр алдан язылырга мөмкин.
25 март көнне районда Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау хезмәте, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән сәүдә-азык-төлек палатасы вәкилләре күчмә кабул итүләр оештырачак. Теләгән кеше әлеге темага кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.
– 12 март көнне без Туфан Миннуллин истәлегенә багышланган 2 республикакүләм конференциясендә драматургия буенча узган “Театр яктылыкка нурга илтә” бәйгесендә Мирсәй Әмирнең  “Миңлекамал” әсәреннән өзек күрсәтеп 1 урынны яуладык. Рольләрне Нияз Даүләтшин, Гөлназ Юзеева, Ильсия Сафиева, Зөлфия Валиуллина бик оста итеп башкардылар. Нияз Дәүләтшин “Иң яхшы ир-ат роле”нә лаек булды.  27 март көнне Казанга Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясенә бүләкләү тантанасына барабыз, – дип хәбәр итте җитәкчеләре Зөлфия Вәлиуллина һәм Айдар Вәлиуллин.
16 марттан “Сак булыгыз, мошенниклар!” республика акциясе старт алды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыена. Алар кертергә теләгән төп үзгәреш тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләргә кагылачак. Ул гамәлгә кергән очракта, 2 елдан да азрак тәҗрибәсе булган машина йөртүче барлык автомобиль юлларында машинасының тизлеген сәгатенә 70 км дан арттырмаска тиеш булачак. Бу үзгәреш әлегә иҗтимагый тикшерү уза.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Апас авылында гомер кичерүче, тумышы белән Кама-Тамагы районының Уразлина авылыннан булган Мәрзия әби Сабитова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Мәрзия әбине олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен җиткереп юбилярны бүләге белән сөендерде. Үзен шулай хөрмәтләгәннәре өчен Мәрзия әби ил башлыкларына олы рәхмәтен җиткерүебезне үтенде.
Бик күп укучыларыбызны җәлеп иткән, шактый гына бәхәсләр чыгарган “Алтын куллар” бәйгесенең тәмамлануын хәбәр иткән идек инде. Хаклык, гаделлек һәрчак бәхәстә туа. Җиңүчеләр белән һәркем килеште, аларны хупладылар. Инде менә иң оста куллы, мөлаем хуҗабикәләрне бүләкләр көн дә килде. Иң күп тавыш җыйган Гөлназ Зиннәтуллина һәм комиссия тарафыннан сайлап алынган Раилә Хәбибуллина “Дулкын” бассейнына сертификатка лаек булдылар. “Дулкын” бассейны якшәмбедән кала һәр көнне 17-20 сәгатьләрдә сезне көтеп кала.

20 март көнне сәгать 8.00-12.00 аралыгында Апас җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Барлык сорауларга тәҗрибәле белгечләр җавап бирде. Алар арасында юрист Рамиль Зиннатзянов, нотариус Дамир Хасанов, прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов та бар иде. Барлыгы 8 кеше төрле өлкәләргә кагылышлы сорау белән бушлай юридик ярдәм ала алды.  Һәр килгән кеше тиешле аңлатма, җавап алды, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Димәк, әлеге көннәрне даими рәвештә үткәрү алга таба да дәвам итәчәк.

Район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр, коррупциягә каршы көрәш буенча җаваплы хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов белдерүенчә, ел башыннан үз өендә спиртлы эчемлекләр җитештереп сатуны җайга салган 5 «кәсепче» ачыкланып, һәммәсенә карата чаралар күрелгән. Бу инде 5 мең сумга кадәр административ штраф дигән сүз. Район автоинспекторлары Иске Әнәле авылы янәшәсендә олы юлда алкогольле продукциягә бернинди озату документлары булмаган бер машинаны тоткарлаганнар. 20 литр алкогольле эчемлек конфискацияләнеп, экспертизага җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International