23 февраль бәйрәме уңаеннан Түбән Кама районында бокс буенча зур турнир үткәрелде. Әлеге турнирда Апас муниципаль районы данын яклап яшь боксчылар командасы катнашты. Катнашу нәтиҗәсендә Әмир Заһидуллин беренче, ә Җәсурбәк Әхмәтҗанов өченче урынны яулап алды, дип хәбәр итте егетләрне ярышка әзерләүче тренер Данис Хакимов.
Күп җырлар авторы, җырга-моңга гашыйк Гөлнур апа тумышы белән Әнәле авылыннан. Биредә яшәүче һәр кеше аны үз итә, аның иҗатын яратып яши. Шуңа да аны аеруча якын күргән, иҗатына гашыйк бер төркем авылдашлары 19 февраль көнне Буа шәһәре мәдәният йортында Гөлнур апаның юбилей кичәсендә булып кайттылар.
- Кичәдән гаҗәеп онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык. Гөлнур апа авылдашларын сагынып, үз итеп яши. Ә без исә аны чиксез хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итте Әнәле авылы клубы мөдире Альмира Салахова.
10-20 февраль көннәрендә “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип аталган махсус чара үтте. Бу акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Борнашта, шушы авыл егете, эшмәкәр Марат Вәлиуллин кубок һәм призларына хоккей ярышлары узды. Беренчелек һәм кубок кабат аграр көллият командасы кулында. Икенче – урында Иске Йомралының яшь хоккейчылары, өченче урында – Апас спортчылары. Аларга медальләр, бүләкләр, Мактау грамоталары бирелде. Борнаш командасы егетләренә Фәнис Галәветдинов махсус бүләкләрен бирде.