1977-79 елларда Венгриядә хезмәт иткән, бүген Урта Балтай авыл җирлеген җитәкләүче Рифкат Хәбибуллин яшьлекләре хәрби хезмәт елларында шушы илдә үткән апаслыларны шундый ук җәмәгать оешмасына берләшергә чакыра. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, хәрби-патриотик тәрбиягә безнең дә өлешебез керергә тиеш, – ди ул. Мондый үз җәмәгать оешмасын Германия җирендә хезмәт иткән кичәге солдатлар узган ел ахырында оештырган иделәр.
Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Айрат Нигмәтҗанов, Рания Михайлова, Ранис Халиков һәм Рамиль Гафуров Эчке эшләр Министрлыгы тарафыннан үткәрелгән кышкы спорт ярышларында катнашып районга өченче урынны яулап кайттылар.
“Әлеге 3 көннек ярышларга без бик нык әзерләндек. Кышкы төр спорт ярышларында 50дән артык команда катнашты. Район күләмендә үткәрелүче чаңгы ярышларында берничә тапкыр беренчелекне алган бар иде. Менә шуның нәтиҗәсен ресмпублика күләм ярышларда да күрдек” - дип уртаклашты җиңүчеләр.
Яшел Үзәндә “Өченче буын” республика Спартакиадасы узды. Әлеге ярыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. “Маяк” спорткомпексында узган чаңгы ярышында Апас данын Рәфкәт Абзалов һәм Гузәл Гәйнетдинова яклады. Үз дистанцияләрен алар бик тиз һәм матур чабып уздылар. “Бик кызыклы һәм кирәкле чара бу ярышлар. Алдагы көннәрдә дә катнашырга сүз бирәбез” – дип уртаклашты алар фикерләре белән.
Биредә 5 яшьтән 70 яшькә кадәрге 100дән артык шигырь сөюче катнашты. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игьтибарга алып, гадел бәясен куйды. Сайлап алу турыннан узган нәфис сүз осталары район мәдәният йортында узачак бәйгедә катнашачаклар.
Әлеге ярыш хәрби комиссариат кубогына оештырылган иде. Барлыгы ярышта 11 команда катнашты. Уен нәтиҗәсе буенча беренчелекне Апас командасы, икенче урынны Каратун мәктәбе, өченче урынны Азбаба мәктәбе яулады. “Иң яхшы сакчы” исеменә Биештән Роман Исаев, “Иң яхшы каршылык күрсәтүче” исеменә Азбабадан Иван Колсанов, “Иң яхшы капка сакчысы” исеменә Апастан Раиль Фахрутдинов ия булды. Барлык җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров хәбәр итүенчә районда соңгы 3 елда яңа 6 клуб сафка бастырылган. “Мәдәният өлкәсенә хөкүмәтебез ягыннан да, район җитәкчелеге ягыннан да булган ихтибар аеруча зур. Узган елда Тутай һәм Болгаер авылларындагы мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Азбаба һәм Югары Акхуҗа авылларында 100 урынлык яңа мәдәният үзәкләре төзелде. Кызыл Тау авылында 200 кешегә исәпләнгән яңа клубка нигез салынды шулай ук Әдмәндәр авылы клубының капиталь ремонтына да акча бүлеп бирелде. Яңа елда исә яңа клублар Әнәле һәм Аюкөйдергән авылларында да төзеләчәк. Клубларны төзү белән беррәттән аппаратура яңарту, сәхнә киемнәрен тегү кебек өлкәләргә дә ихтибар арта бара.