ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга

Районда 90 яшьлеген каршылаган өлкәннәребезгә ел башыннан Мәскәү, Кремль, ил Президенты Владимир Путин имзалаган 50 дән артык Котлау Хаты-телеграммалар килде. Чираттагысы Урта Балтай авылыннан сугыш һәм тыл ветераны 40 ел балаларга белем биргән Назирә Хәмидуллинага адресланган иде.  Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бу Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрне 16 октябрьдә юбилярга аның урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова тапшырды. Тантанада катнашкан район ветераннар Советы рәисе Мәнфүзә Хәкимҗанова, Урта Балтай авыл җирлеге һәм мәктәбе вәкилләре ветеран-укытучыга озын, бәрәкәтле гомер, исәнлек-саулык теләделәр. Ел ахырына кадәр район вәкилләре тагын уннан артык «йәзяшәрләр»гә шундый ук күңелле «визит» белән барырга җыена.

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында чираттагы җомга киңәшмәсе үтте. Биредә атналык эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру, агачлар утырту, корбан ашларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү хакында сүз булды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе дә төп тема итеп куелды. “Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыю тыела. Бу гамәл өчен закон катгый”, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин. 

18 октябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе үтә. Анда авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән бергә авыл җирлекләре, мәктәпләр дә актив катнашачак. Мәдәният йорты каршында концерт программасы да оештырылачак. Киңәшмәдә ярминкәне киң күләмле итеп оештыру бурычы куелды һәм башкалада узган ярмикәдән мәгариф хезмәткәрләренең “Киң күләмле товарлар ассортименты оештырган өчен” Диплом белән кайтулары билгеләп үтелде.

Әминә апа Вәлиева Борнашның иң мөхтәрәм, иң хөрмәтле, ак-пакь күңелле өлкәннәренең берсе. Аның өеннән беркайчан да кеше өзелми. Ул һәркем белән үз итеп, якын итеп сөйләшә, киңәшләрен бирә һәм беркайчан догасыннан калдырмый

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Икмәк пешерү комбинатында эшләүчеләрнең җитезлекләренә, осталыкларына исең китәрлек. Аларның кулларына күз иярми, аяклары җиргә тими. Күз алларында күпереп пешкән, тәмле, хуш исле ипиләр, күмәчләр, пироглар, перәннек-печеньелар мичтән чыга, мармелад, кисель, помадка һәм башкалар өстәлгә килә, пилмәне ясала. Барысы да – хезмәт җимеше! Барысына да тырышлык салынган!

Мастер-кондитер Наилә Садриева икмәк пешерү комбинатында 21 ел хезмәт итә. Шулай ук кондитерлар Гөлфинә Хәсәнованың, Гөлмәрьям Фәхретдинованың эшкә килүенә дә 18 ел вакыт узган. Алар инде эшнең чын остасына әверелгәннәр.

– Иртәнге алтыда без инде эш урынында. Һәрберебез үз вазифасын белә һәм килү белән эшкә тотына. Безнең һәр минутыбыз исәпле, кадерле. Эш сәгатебез дә чикләнмәгән. Заявкалар үтәлеп беткәнче хезмәт итәбез. Бердәм, дус булып, ярдәмләшеп эшлибез, – диләр алар.

Икмәк пешерү комбинатында эшләүчеләр ипи тәмен яхшы аңлый. Чөнки, иңнәреннән авыр капчыклар да үтә, кызуына-челләсенә дә түзәләр, ару-талуны да белмиләр. Бары тик халык канәгать булсын да, сатып алучылар үзебезнекен – Апасныкын сайласын!


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнарның республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, республиканың балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Бычкова килде.

Башкала кунаклары иң элек, район үзәк хастаханәсендә булып, андагы үзгәрешләр, төзекләндерү эшләре белән таныштылар, уңай бәя бирделәр. Соңыннан район Советы һәм башкарма комитетының кече утырышлар залында бала хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны кабул иттеләр. Кабул итү һәм фикер алышуларда прокуратура, эчке эшләр, район мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, опека һәм попечительлек хезмәте вәкилләре дә катнашты.

18 октябрь көнне район үзәгендә зур ярминкә була. Бу көнне агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, эшләнмәләрне, продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Ярминкә иртәнге сәгать 8 дә башлана.
Район салым хезмәте өлкән дәүләт инспекторы Рамил Нәбиуллин безгә хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә 13 меңгә якын апаслыга җир, милек һәм транспорт салымы түләү вакыты җиткәнлеген искәртеп махсус уведомление юлланган.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Апас район хастаханәсенең 8 яшь белгече «Яшь белгечләр килә алмашка» Татарстан телевизион конкурсында бик уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр булып кайтты. Бу чара Казанның зур сәхнәләрендә 3-5 октябрьдә барды.
Апаста 10-12 октябрьдә Татарстанның Идел аръягындагы 6 район хакимиятләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашында Ислам дине тарихы һәм бүгенгесе, экстремизмга юл куймау чараларына кагылышлы зур семинар-укулар үтте.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

14 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина кабул итүләр үткәрә. Бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча сораулары булган райондашлар кабул итүгә алдан ук языла ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International