ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге штабы белгечләре әйтүенчә, бүген районда куркыныч туганда яшеренү өчен 23 җир асты корылмасы исәпләнә. Аларның күбесе подваллар һәм ябык базлар. Апаста һәм Черкендә күптән түгел булып узган уку-өйрәнүләргә нәтиҗә ясаганда аларны яңадан барлап чыгу бурычы куелды. 

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Кубогы һәм призларына 16-18 октябрьдә үткән милли көрәш турнирында Апастан 8 кешелек җыелма команда катнашты. Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Гыйламов бүген район көрәшчеләрен ноябрь аенда үтәчәк Татарстан чемпионатына әзерли. Бу бәйгегә Апастан 15-20 кешелек команда барачак дип фаразлана.

3 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Ул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясенә старт бирелде. Бу замана афәтенә каршы көрәш район даими комиссиясенең бу нисбәттән 21 октябрьдә чираттагы утырышы үткәрелде. Айлык дәвамында үткәреләчәк чаралар программасы төзелде һәм расланды. Казан белгечләренең шушы мәсьәлә буенча Апаска килүе көтелә. Башкарылган эшләргә 15 ноябрьдә нәтиҗәләр ясалачак дип килешенде.


24
октябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Апас егете Айдар Бәдретдинов һәм Клара Сафина кавышу мизгелләрен билгеләп үттеләр. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәкләрендә хезмәт итәргә уйлыйлар. Яшь гаиләгә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бу хәбәр белән бик күпләр таныш. Бәхеткә каршы, хәбәрнең нигезендә чынбарлык түгел, ә уку-өйрәнүләр ята.

Районда гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Анда коткару оешмалары да җәлеп ителде. Районның эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, газ, электр челтәрләре хезмәткәрләре кискен хәлләр вакытында ничек эш итәргә, ярдәмгә килергә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерделәр.Электр челтәрләрендә “ут эчендә калган” трансформатор тиз арада сүндерелде, боз сараенда кешеләр эвакуацияләнде, бинада калган зыян күрүче алып чагылды.

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган чираттагы җомга киңәшмәсендә физик затлардан салым җыю вакытының төгәлләнүе, 5 ноябрьгә бурычлардан котылу мөһимлеге ассызыкланды. Шулай ук тиз арада су башняларын җылыту, котельныйларны тагын бер кат күздән кичерү кирәклеге дә төп тема булып яңгырады. Авыл хуҗалыгындагы эшләргә анализ ясалды. Терлекләрнең кышлату чорына уңышлы керүе билгеләп үтелде.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин: “25 октябрьдә апаслылар Казан ярминкәсенә дүртенче тапкыр барачак», – ди. Үзе үс­тергән-җитештергән товарын казанлыларга тәкъ­дим итәргә теләүчеләргә, фермерларга 21-6-55, 21-5-52 телефоннарына шалтыратып, колоннада һәм сәүдә рәтләрендә алдан ук урын алып куярга кирәк.

17
октябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Каратун егете Ленар Җәләлов белән Свияжский кызы Комилә Ганиеваның чәчләре чәчкә бәйләнде. Алар Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калырга ниятли. Яңа төзелгән Җәләловлар гаиләсенә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Апас мәктәбе актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре район һөнәри берлеге конференциясендә урыннарда 28 башлангыч оешма булып, аларда барлыгы 824 әгъза исәпләнүен белдерделәр. 5 ел элек мәгариф хезмәткәрләре район комитеты рәисе булып сайланган район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хураськина хезмәт эшчәнлеге югары бәяләнде. Конференциягә урыннардан сайланган вәкаләтле 57 делегат ышаныч күрсәтеп, бертавыштан аның кандидатурасын яклап тавыш бирде һәм киләсе 5 елда да бу вазифаны ул башкарачак. Ул шулай ук Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика хисап-сайлау конферениясенә район делегаты булып катнашачак.  Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика комитеты вәкиле Диләрә Бургуева катнашты һәм район оешмасының 5 еллык эшенә югары бәя куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International