ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 17июльдә, районга эшлекле визит белән Татарстан электр челтәре генераль директоры Илшат Фәрдиев килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Яңа урнашкан традиция буенча, гаилә корып авылда яшәргә, туган якларында хезмәт итәргә карар иткән яшь парларга хәзер район башлыгының котлавы һәм бүләге тапшырыла.

Районыбыз авыр югалту кичерде – 11 июльдә, 41 яшендә, нәкъ менә гомеренең яшим дип яшьнәгән, киләчәккә мең төрле хыяллар, планнар белән янган мизгелендә Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы, Әлмәндәр авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Наилә Мансур кызы Камалиева вакытсыз арабыздан китте. Әлеге ачы хакыйкать белән килешүе авыр, бик авыр.

Тормышның ачысын-төчесен күп күргән сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдин бабай Сәлаховны олуг бәйрәме – юбилее белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләде.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Каратун ашлык кабул итү пунктына беренче ашлык төялгән тәүге олауны 14 июньдә Зур Күккүз ындыр табагыннан Фәнис Ваһапов китерде.  

Горбунов исемендәге берләшмәнең Урта Балтай бүлекчәсе комбайнчылары Илдус Кәлимуллин һәм Марсель Сәлахов «Нью-холланд» комбайнын тиешенчә көйләп, басуга турыдан-туры урып-суктыруга тыныч күңел белән чыктылар.


11
июль, 2014 ел
җомга

Ел саен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында Апас муниципаль районында зур эшләр алып барыла. Балаларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырыла.

 


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

 8 июльдә ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чирмешән авылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары – бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 59 ел дәвамында тугры калган, 3 бала тәрбияләп үстергән Равил һәм Наилә Ибраһимовлар иде. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. 

 

 

 

 

 

Әлеге котлау һәм истәлекле бүләккә беренчеләрдән булып Көлкәш авылы егете Дамир Мурзин белән Чәтбаш авылы кызы Наилә Нәҗмиевалар ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова яшь парларны район Советы һәм башкарма комитеты, район башлыгы исеменнән никахлашу көннәре белән котлады. Районда үрнәк, тату гаилә булып яшәүләрен  теләде.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Соңгы елларда республикабызда яңа уку елы алдыннан күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, тәрбиягә бала алучыларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә һәм башкаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International