ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
“Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында шифаханәләрдә сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә шундый ике палатада ветераннар дәва ала инде.

4
июль, 2014 ел
җомга

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район Советының 39нчы сессиясе үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗановның үз теләге белән эшеннән азат итүне сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. Вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару өчен, Устав нигезендә, территориаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Сәлахов билгеләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Алмаз Сабирҗановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Заготзерно бистәсендә гомер кичерүче Җәүдәт абый Хәбибуллинны 80 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохорин, юбилярның улы – гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин котладылар.  

Менә шундый максат белән районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин килделәр.

Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин тагын дүрт яшь көрәшчебезгә бүләк ясады. Республика, район буенча призлы урыннар яулаган Азамат Мөхәммәтшин, Алмаз Нигъмәтуллин, Илназ Садыйков, Данил Нәҗмиевка Кырымда ял итү өчен путевка бүләк итте. Яшь көрәшчеләрне шәхсән үзендә кабул итеп, ул аларга хәерле юл, имин яллар теләде. Егетләр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать калдылар, уңышлары белән алга таба да сөендерергә вәгъдә бирделәр.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2 июльдә район башлыгы Рәшид Заџидуллин Апас авылында яшәњче Анна Комиссарованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. “Апаска килњемә 60 ел инде, бик кадерле, њз ќиремә әйләнде Апас. Халкы әйбәт. Минем књршеләрем бигрәк тә әйбәтләр. Әле њземне 90 яшьтә дип уйламыйм да. Тирә-књршегә дә књз колак булып торам, бәрәћге, яшелчә њстерәм. Балаларга да барып булышып киләм”, – ди ул. Тормыш иптәшен бик иртә югалта, аны џаман да сагынып яши әби. Район башлыгы Рәсәй Президентыныћ Котлау открыткасын укыгач та, Анна әби њзен хљрмәтләгәннәре љчен аларга: “Минем кебек озын гомерле булыгыз”, – дип теләкләр теләде. 

 – Район яћалыклары белән гел “Йолдыз” гәќитеннән танышып барам. Ќитәкчеләрнећ љлкәннәрне хљрмәтләвен укып куанам. Менә бу бәхет њземә дә туры килде, район хуќасы белән дә књрештем, – ди Анна әби сљенеп.

Апас районыннан бер төркем бала – әти-әни назыннан мәхрүм булучылар, тәрбиягә алынучылар, спортта күркәм уңышларга ирешүчеләр Кырым Республикасының “Алтын комлык” лагерена ял итәргә китте. Әлеге ял район башлыгы инициативасы белән оештырылды һәм билгеле бер категория балаларга юлламалар түләүсез бирелде.

– Ял итәргә китүче балалар арасында минем улым Айдар да бар. Китек күңелле балаларны аңлаган, аларга шатлык бүләк иткән җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез. Улымның диңгез буена китүе үзем ял иткәннән дә артыграк, – диде Миләүшә апа Вәлиуллина.

 

Багыштан Нуркамал ђби Ягудина, Дђвештђн Рђйханђ ђби Сђлахова, Иске Ђнђле авылыннан Бђнђт ђби Фђсхетдиновалар 1 июльдђ олуг бђйрђмнђрен – 90 яшьлек юбилейларын каршыладылар. 


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Италиянең ит эшкәртү компаниясе президенты Луиджи Кремонини килде. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм райондагы вәзгыять белән таныштырды. Кунаклар иң элек вертолет белән әйләнеп, “Свияга” берләшмәсенең Карамасар авылындагы терлек симертү мәйданчыгын һәм Рәхимов исемендәге берләшмәнең сөт җитештерү комплексын карадылар. Соңыннан районның Сабан туе мәйданында эшлекле әңгәмә үтте.

– Без, терлек симертеп, сыйфатлы ит җитештерү шартлары белән танышу максаты белән чыктык. Татарстан районнары арасында сезнең район да бу юнәлештә нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшли, – диде Марат Әхмәтов.

– Терлек асрар өчен сездә бөтен мөмкинлекләр бар. Алга китеш тә үзен сиздерә. Тырыш, максатчан халкыгызның тәҗрибәсен өлге итеп алырлык. Киләчәктә бергә хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын, – диде Италия вәкиле.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

– Минем гаиләм ун ел Казанда яшәде, – дип хәбәр итте Иске Йомралыдан Рафис Сафиуллин. – Әтием Нәфис, әнием Кашифә инде олы яшькә җитеп килә, аннан туган нигез дә тартты булса кирәк, хатыным, шәһәр кызы Эльвира һәм ике балам белән авылга кире кайттык һәм моңа һич кенә дә үкенмибез.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International