1 октябрьдән район хәрби комиссариатында көзге чакырылыш башланды. Бу хакта Россия Президентының “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы күрсәтмәсе һәм Россия Федерациясе Оборона министрының “Октябрь-декабрь айларындагы чакырылыш турында”гы боерыгы чыкты. Быел көзге чакырылышта 40ка якын егет солдат киеме кияргә әзерләнә. Ә солдат аналары минутлап улының кайтыр вакытын саный.
Район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре хөрмәтләнде. Алар өчен җирле артистларыбыз җылы эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Барлык чыгышларны да апа-абыйлар, әби-бабайлар алкышларга күмде.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап “көрәш” барды.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, район пенсия фонды, Россия пенсионерлар берлегенең Апас бүлекчәсенең уртак тырышлыгы белән узган ярыштан һәркем канәгать калды. Лилия Зәйнуллина һәм Гөлүсә Нургалиева җитәкчелегендәге оешмалар өлкәннәрне түләүсез кайнар чәй, тәмле өчпочмак, пәрәмәчләр белән сыйладылар. “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге исә әлкәннәргә календарьлар бүләк итте.
Ярышның җиңүчеләре түбәндәгеләр:
Шашка ярышларында ир-атлардан I урынга – Гайфулла Фәйзуллин (Апас), II урынга – Мәсгуть Маннапов (Апас), III урынга – Фәһим Вәлиев (Борнаш) лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында I урында – Илсөяр Хәбибуллина (Зур Күккүз), II урында – Миләүшә Вәлиуллина (Апас).
Шахмат буенча ир-атлардан: I урынны Наил Шәвәлиев (Апас), II урынны Альберт Зиннәтуллин (Апас), III урынны Фәһим Галиуллин (Апас) алды. Хатын-кызлар арасында: I урында – Талия Хакова (Дәвеш), II урында – Наилә Галиуллина (Дәвеш).
Казан шәһәрендә хәрби-патриотик “Яшь армиячеләр, алга!” уеннарының зона этабы узды. Анда Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге “Факел” төркеме дә катнашты. Уенда укучылар спорт, Ватаныбызның тарихын белү, хәрби уставлар, законнар, медицина буенча әзерлек, төз йөрү буенча да сыналдылар. Барлык этапларны да уңышлы үтеп, Апас мәктәбе командасы беренче урынны яулады.
Күптәннән урнашкан традиция буенча, район делегациясе октябрь аенда Буа, Тәтеш һәм Кайбычта урнашкан картлар йорт-интернатларына эшлекле сәфәр кыла. Бу баруыбызда район хакимияте, иганәчеләр әзерләгән бүләкләр күбрәк иде. Югары Биябашта яшәүче, үзенең дә мөмкинлекләре чикле һәвәскәр умартачы Дамир Шәмсиев аларга күп итеп бал биреп җибәрде. Бу бүләкне уртак табынннарга куячаклар. Бүген төрле сәбәпләр аркасында ялгыз, ярдәмчесез калган өлкән яшьтәге 15 апаслы әнә шул интернатларда гомер кичерә. Бу хакта газетабызның киләсе саннарында дөнья күрәчәк.