1966 ел 3 апрель Апаста зур фаҗига... Яңа гына баянчылар һәм хор оештыру курсларын тәмамлап кайтып, беренче һөнәре буенча эшли башлаган Карамасар егете Ядкар Хәяловның явыз, вәхши көнчелек белән Ризатдин яшьлек гомерен өзә. Бу сәләтле егетнең өздереп баянда уйнавын, моңлы җыр тавышын Апаста шул чор кешеләре күңелендә әле дә саклыйдыр. Аңа бары тик 19 яшь... Сәхнәләрдә үзе уйнап, үзе җырлаган “Сәламләү җыры” минем үзешчән репертурымда озак башкарылды.
Район үзәгендәге Батырлар Мемориаль комплексы яныннан узган һәркем колачтай янган ләлә чәчәкләренә игътибар итә. Андагы күпсанлы чәчкәләр батырларга дан җырлап, райондашларны каршы алып һәм озатып кала