Олы Бакырчы авыл җирлегендә дә Җиңү бәйрәме тантанасы истәлекле булды. Барлык авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелып өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Батырлык яшь буынга үрнәк итеп куелды.
Бар гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган, табыннар муллыгы, яшәешебез байлыгы өчен туган ягы кырларында маңгай тире түккән Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, Янгелде авылында яшәүче Василий Аверьяновка Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Геройларының җәмәгать оешмасы тарафыннан бүләк тапшырылды.