ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Апаста “Татарстан чаңгы юлы-2014” ярышлары үтте.
Башлангыч сыйныфларда укучы Раян Нургалиев (Чүрибураш), Аяз Җамалетдинов һәм Камилла Сафина (Апас) яшьтәшләрен күпкә артта калдырды. 9 еллык мәктәпләр арасында финиш сызыгын иң алдан Апас мәктәбе укучысы Ринас Хәсәнов, Николай Ишуков (Т. Черкене), Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш) үтте. Кызлар арасында Алинә Кәлимуллина (Зур Күккүз), Илүзә Зарифуллина белән Диана Нургалиева (Чүрибураш) җиңде. 11 еллык мәктәп укучылары арасында Раил Гайнетдинов (Зур Күккүз), Нәсим Хәйретдинов (аграр көллият), Илназ Сафиуллин (Апас), Фирүзә Яруллина (Зур Күккүз), Алисә Ибраһимова (Чирмешән), Лилия Хәйруллина (аграр көллият) финишка җиңүчеләр булып керделәр.
2014 елның 11 нче февралендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының утыз бишенче утырышы узачак.
Икенче чакырылыштагы “Зур Күккүз авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Советының 9нчы номерлы бермандатлы Кавказ округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләнде
Икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләнде

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Апас үзәк хастаханәсе яңара
Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә төзекләндерү эшләре бара. Биредә барлык санитар таләпләргә дә туры килерлек итеп реконструкция ясала. Бар да заманча, бар да уңайлы булачак.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. Районда мондый матур традиция узган елның август аенда пәйда булды.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
Салкын һава температурасы булу сәбәпле "Татарстан-Чангы юлы-2014" ярышлары 2сеннән 9 февраль көненә күчерелә.

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Апас урта мәктәбенең 9 “А” классы укучысы Эльмира Гыйззәтова “IT-чемпион” бәйгесенең өченче этабында җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры кулыннан Диплом һәм iPad планшеты алды.
Хәзер апаслыларны: “Без сезне өйдә көтәбез!” дигән язу озатып кала. Чәчәктәй балаларыбыз, күз нурларыбыз хакына исән-имин йөрик
Бүген Апас һәм Каратун җирлекләрендә Апас муниципаль район башлыгы
Р.Загидуллин халык белән очрашты. Очрашуда Республиканын Дәүләт Советында
бермандатлы Апас сайлау округыннан депутат И.Р. Гафуровнын ышанычлысы
Р.Минзарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International