ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Рәсәй Президентыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарына юбилейлары уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.
Кешене кылган гамәлләре бизи дигән бөек акыл ияләре. Ә район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллинның халык өчен, райондашларның уңайлы, җайлы, матур тормышы өчен куйган көчен, башкарган хезмәтләрен хәтерләп тә, санап та бетерә торган түгел.

7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Район административ комиссиясе, район башкарма комитеты, Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган, ел әйләнәсе даими эшләячәк чисталык комиссиясе 23 октябрьдә беренче рейдын район үзәгеннән башлап җибәрде.

2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәй­рәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак.

Зөлфия Гайфуллина моннан 28 ел элек Апасның “Кояшкай” балалар бакчасына эшкә килә. Беренче көннән үк балаларны яратып, бар күңелен биреп эшли. Шул вакыт эчендә күпме балага тәрбия, наз, күңел җылысы өләшкән ул. Хәзер дә җиңнәре һәрчак сызганулы аның, бер генә дә эшсез утыруын, боек чагын очратмассың. Әле генә нәниләргә гимнастика ясатса, ул да түгел әйләнә-тирә мохит белән таныштыра, кул эшләренә өйрәтә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен тө­шендерә.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Әй, дулкынландылар, бик тырышып хәзерләнгән булсалар да каушаулары да сизелде курсантларның мәртәбәле жюри алдында. Берсенең дә яшьтәшләре алдында да сынатасы килмәде. Чөнки аграр көллиятләр арасында “Һөнәре буенча иң яхшы – 2012” зона бәйгесендә “Иң яхшы машина йөртүче” исемен алу җиңел түгел шул. Аграр көллиятнең булачак шоферларга юл йөрү кагыйдәләре серләрен төшендерүче педогог-оештыручы Рөстәм Мингазиев инициативасы белән беренче тапкыр бездә оештырылды бу бәйге. Биш районнан өч дистәгә якын егет-кыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
Биеш авылы хезмәт ветераннары Блохина Нина Афанасьевна белән Колсанова Людмила Васильевналар “Балкыш” фестивалендә “Расскажу тебе кума” дигән шаян җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Алар икесе дә дистә еллар мәктәптә балаларга белем биреп лаеклы ялга чыкканнар. Хәзер дә яшьләрчә җитезлек белән авыл мәдәният йортында уза торган төрле чараларда актив катнашалар. Фестивальдән дә алар Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр алып кайттылар.
Корбан ае уңаеннан авыл җирлекләрендә корбан ашлары үткәрелә. Шимбә көнне Морзалар авылы клубында, Свияжский бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасында Әмир Гәрәев, Рәис Гафаров, Зөфәр Галиуллин, Радик һәм Рамил Сибгатуллиннар исеменнән табыннар әзерләнде.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Алтын алка” Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга.
Апаста туып-үсеп, бү­генге көндә Казан шә­һәрендә мөгаллимлек итүче бер төркем райондашлар Апас туган якны өйрәнү музеена очрашуга кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International