ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка министрлык вәкилләре килде.

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә.

8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Туган җир, туган туфрак, туган нигез дигән төшенчәләрнең кадере яшәгән саен арта бара. Кендек каны тамган җир авылдашларны, якташларны җыя, берләштерә. Данлы райондашлар үзләренең изге эш-гамәлләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Сатмышта да Сара һәм Роза Каратайлар тырышлыгы белән гап-гади бер көн чын бәйрәм төсен алды. Тантанада районара янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Леонид Ромачков, "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге җитәкчесе Румия Идрисова, авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев, дин әһелләре, укучылар һәм авыл халкы катнашты.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
Апас урта мәктәбе укучылары 24-29 сентябрь көннәрендә “Шәфкатьлелек атналыгы” үткәрделәр. Шушы вакыт эчендә алар күп кенә изгелекләр кылдылар. “Чиста тәрәзә”, “Чиста йорт” акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче ветераннар янында булып, аларның йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган бу бәйгедә 20 өлкән кеше катнашты.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн бәйрәм буларак 20 елдан артык билгеләп үтелә һәм 10 көн дәвамында өлкән буын өчен махсус төрле чаралар оештырыла.
Районыбызда үзенчәлекле шәхесләр күп. Шундыйларның берсе – пенсионер-пионер Миләүшә апа Вәлиуллина. Бер районда яшәп, еш кына очрашып торуыбызга карамастан, мин аның турында аз белгәнмен икән. Районыбызның хөрмәтле кешесе булуын, республикада бердәнбер 30 ел дәвамында пионерлар һәм укучылар йортында хезмәт итүен, язмышының иңнәренә хәсрәт шәле ябуын, шулай булса да көчле рухлы булып, сынмыйча, сыгылмыйча яши белүен, үзенең сөйләме, акылы белән һәркемнең күңелен күрүен, әдәбият, сәнгать белән кызыксынуын белә идем.
Саба районында картинг буенча республикакүләм картинг ярышлары үтте. Биредә безнең районнан Айрат Сафиуллин җитәкчелегендәге картингчылар да катнашты.

25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

23 сентябрьдә район Сабан туе аланы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләтләр кроссы – 2012” спорт ярышлары һәм “Ялкынлы тәгәрмәч” бәйгесе узды. Ярышның барышы һәм күңелле мизгелләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International