Бу төнлә болытлы һава көтелә, температура 0..+2°. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Иртәгә көндез болытлы һава торышы, кыска гына яңгыр, көчле томан, +2..Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. 29 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, бераз кар, көчле томан, төнлә һәм көндез -1..+ 1°, җил көнбатыштан.
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында " 2009 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган затларга мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары бирелә:
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында булды. Ул анда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты.
Апас муниципаль районы "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды
Апаста яшәүче Гөлсинә әби Сафиуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды.
Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан, 2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасыһәм «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» (алга таба – Фестиваль) урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.
Һөнәри керемгә салым - ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар махсус шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балаларнын ата-аналар белән мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында аңлашылмаучылык мәсьәләләре буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри киңәшләр ала алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла: