ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

“Ярышларда барлыгы 44 командада 594 көрәшче катнашты. Алар арасында Апас егетләре дә бар иде. Алар келәмдә көчләрен күрсәтте“, – диде Апас спорт мәктәбенең баш тренеры Ринат Гыйламов.

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин шәхси гаризасы нигезендә вазифасыннан азат ителде. Бу хакта 2 март көнне узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

Тутай авылында гомер кичерүче Галия әби Зәйнуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре Шәмбалыкчы һәм Урта Балтай авыл җирлекләрендә гомер кичерүче тыл ветераннарына тапшырылды.

Апасның универсал спорт залында узган “Кышкы ГТО фестивалендә” Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтештән килгән спорт сөючеләр катнашты. 

Ябалак авылы мәдәният йортында “Татар кызы-2020” бәйгесенең сайлап алу турлары узды.   


28
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

«Молодая Гвардия Единой России» объявила старт регистрации в кадровом конкурсе


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Районның ундүрт яше тулган 17 үсмер егете һәм кызы тантаналы төстә кулларына паспорт алды.

Апас үзәк китапханәсендә чираттагы чара үткәрелде. Район һәм Апас ветераннар Советы, район мөслимәләр оешмасы, китапханә каршында оештырылган өлкәннәрнең төрле клуб-түгәрәкләре әгъзалары катнашында үткән бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International