Адель Сафин районның яшь хоккейчылары өчен мастер класс үткәрде.
Бүген көндез болытлы һава көтелә, көчле кар, көчле томан, температура 0 +. 2°, көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектәге җил . Басым нормадан түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. Кич белән көчле кар, көчле томан булуы көтелә. Якындагы төндә болытлы һава торышы, көчле кар көтелә, температура -4.-6°. Басым нормадан бераз түбәнрәк. 26 февральдә,тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар көтелә, юлларда бозлавык; төнлә -4...-6°, көндез - 0.-2°, көнбатыштан уртача тизлектәге җил.
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Апас егете Газинур Идиятуллин тормыштагы тиң яры итеп Танай-Турай кызы Гөлшат Исмәгыйлеваны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Идиятуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
ТАССР оешуның 100, район оешуның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авыл җирлекләрендә иҗат концерт-кичәләре Әлмәндәр һәм Кече Болгаер авыл җирлекләре буенча узган атнада үтте.
Финалга "Редбулл" һәм "Альянс"командалары чыкты. Тамашачылар арасында төрле конкурслар үткәрелде. Җиңүчеләргә массакүләм шуу абонементлары һәм АЛХЛ символикасы төшерелгән бокаллар өчен тапшырылды.
Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, район үзәк китапханәсендә эчтәлекле чара узды.
Чара юл хәвефсезлеген кисәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кабат балаларның хәтерләрендә яңарту максатыннан оештырылды. Балалар белән очрашуга районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов килде. Бу хакта бакча мөдире Мөнирә Садриева хәбәр итте.
“Балалар кичәгә алдан ук әзерләнде. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Юл кагыйдәләрен әкиятләр, күренешләр аша тасвирладылар. Юл сагында торучы Айрат абыйларының сорауларына да тапкыр җаваплар бирделәр“, – диде җитәкче.
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов балаларны үзләре генә юлларга чыкмаска, машиналар күпләп йөрүче юллар тирәләрендә уйнамаска өндәде. Шулай ук киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген дә искәртте.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр бәйгесе игълан ителде.
Конкурс 2020 елның 19 февраленнән башланды.