ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

9 февраль Апас районының Каратун тимер юл станциясе поселогында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсның зона туры узды. 

Бүген көндез болытлы һава көтелә, -3.-5° градус, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә алмашынучан болытлы һава, температура -6.-8°.Атмосфера басымы норма чикләрендә. 11 февральдә, тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава көтелә; төнлә -6..-8°, көндез -3...-5°, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Геомагнит кыры дулкынлануы булырга  мөмкин.

Бүген Казанда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашачак.

Татарстанда 12-14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган  күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнаша. Кунакларга бүген үк сылтама буенча теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле (түләүсез).

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

Ил күләмендә узучы чаңгы ярышларына 3000 меңнән артык апаслы кушылды

Марат Садриевның улы, әтисе истәлегенә хоккей ярышлары үткәрә

Апас Пенсия Фонды бүлеге Фонды вәкилләре бүген Кама Тамагында районара Пенсия Фондының коллегия рәвешендә үткән еллык йомгаклау җыелешында катнашты.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге комиссиясендә видео режимында безнең районда узган елда башкарылган чаралар комплексына йомгак ясадылар Район башкарма комитеты җитәкчесе, район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Алмаз Гыйбадуллин үз хисап чыгышында шулай ук быел билгеләнгән максатлар һәм бурычларга тукталды.

Каратунда яшәүче Зөфәр абый Фәйзуллин тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International