Тәтеш районы Олы Торма авылы егете Рөстәм Җәләлетдинов һәм Кече Күккүз кызы Ильмира Хәбибуллина парлы гаилә юлына аяк басты
Хөрмәтле апаслылар һәм район кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән чын күңелдән котлыйм! Бу матур бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Аның белән якты һәм игелекле хисләр бәйлибез, теләкләрнең чынга ашуын көтәбез, нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Яңа елда узып баручы ел казанышлары саклансын һәм артсын, барлык билгеләнгән идеяләр һәм планнар тормышка ашсын. 2020 ел уңышлы башлангычлар елы булачак, тормышка ашкан өметләр, ирешелгән максатлар һәм зур ачышлар белән тулы булсын. Һәр йортка сәламәтлек, татулык һәм муллык алып килсен, уңышларга юмарт булсын! Сезгә иминлек һәм тотрыклылык, бетмәс-төкәнмәс энергия, иң изге теләкләрнең чынга ашуын телим. Яңа елда нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!
Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Р. Ф. Хисамутдинов
Яңа 2020 ел алдыннан Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының Опека һәм попечительлек органнары балигъ булмаган балаларны карар орчен алимент алу хокукына ия гражданнарны. консультацияләргә чакыралар
Шулай ук Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты Опека һәм попечительлек органнары балигъ булмаган балаларны тәрбияләү белән бәйле барлык сораулар буенча аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, 2019 елның 19 һәм 20 декабрендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органнары мәктәпләрдә тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания һәм снюс-наркомания темаларына багышланган ата-аналар җыелышларында катнаштылар.
Апас муниципаль районы башкарма комитетытынын опека һәм попечительлек органнары Татарстан АССР оешуның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2020 ел ачылышына кушылды
27 декабрь кичендә Апаста Үзәк чыршы ачылды
Апаста Үзәк чыршыны ачу уңаеннан, район үзәгенә бик күп Кыш бабай һәм Кар кызлары җыелды
Алар район мәдәният йорты яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары буйлап атладылар. Аларга төрле җәнлекләр, әкият геройлары булып киенгән укучылар да кушылды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узучы акцияләрне дә үз эченә алды. Барысы да бер сафка тезелеп, һәркемне киләчәк бәйрәмнәр, мөһим даталар белән тәбрик итеп, Үзәк паркка килде алар.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Декабрь ахырында 7 көн дәвамында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль округы беренчелегенә самбо буенча илкүләм турнирда яшь апаслы Индира Хәсәнова 75 килограммга кадәр үлчәмдә 3 нче урын яулап, спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсен үтәде.
Бүген көндез болытлы һава торышы көтелә, -9..-11°, төньяктан талгын җил. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, температура -8..-10°. 29 декабрьдә, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, төнлә -8..-10°, көндез -10°..12°, төньяк-көнчыгыштан талгын җил.