Хөрмәтле Апас районы халкы!
Ихлас күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлаулар кабул итегез!
Уку алдынгылары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әни назыннан мәхрүм булган, мөмкинлеге чикләнгән балалар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.
Кышкы каникул көннәре мәктәп укучылары һәм спорт белән дус һәр апаслы өчен дә төрле спорт чаралары һәм бәйрәмнәргә бай.
Табар-Черкене авылында гомер кичерүче Гөлинә әби Гәрәева 90 яшьлеге уңаеннан Ил башлыгы котлавын алды.
Республикакүләм "Иң матур чыршы" бәйгесе игълан ителгән иде. Жюри әгъзалары районнарда булып танышалар.
Яңа елның беренче көннәрендә акъәби үзенең олы гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Санаулы сәгатьләр эчендә Үзәк ял паркында кар сыннары калкып чыкты.
Барлык оешма коллективлары иртәдән үк Үзәк ял паркында кар сыннары ясау эше белән мәшгуль булды. Берничә сәгать эчендә Үзәк парк әкият иленә әверелде. Биредә Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш Бабай белән Кар Кызы, яңа елның төп символы булган күсе һәм башка бик күп төрле әкият геройлары сыннары урын алды. Шулай ук яңа елда билгеләп үтеләчәк мөһим тарихи вакыйгалар - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы да чагылыш тапты.
Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.