Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Милли киемнән киенгән мәдәният хезмәткәрләре каз түшкәләрен “Әнәле чишмәсе”нең саф, салкын суында юдылар. Чишмә буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде.
“Каз өмәсе” Апас мәдәният йортында сатып-алулар һәм күңелле тамаша белән дәвам итте.
Карабайда яшәүче Миңнекафия әби Әхмәдуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Ихтирам һәм хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, ягымлы сүз тормыштагы күп кенә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Апас Мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары район комитетының сигезенче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Республика күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Йөрәгем белән тыңлап“ бәйгесе узды.
Районның һәм республиканың атаклы балалар тренеры, хөкемдар, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, яшьлегендә милли көрәш буенча берничә тапкыр Апасның баш, абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган Ринат Гыйламов 1999 елдан бирле районда милли көрәшне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә
2019 елның 17 декабрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Бүген партиянең Апас җирле бүлекчәсе Яшь гвардиячеләре, аграр көллият студентлары «Геройлар Паркы»партия проектын тормышка ашыруга актив кушылдылар.
Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Әлеге ункөнлек уңаеннан район җитәкчелеге үз аякларында йөри алмыйча, коляскада утырырга мәҗбүр булган райондашлар янында булып, шәхси бүләкләрен тапшыралар.