Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе вәкиле Алмаз Яфизов эшлекле сәфәр барышында халыкны кабул итүләр үткәрде, күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Район үзәк китапханәсенә урнашкан 881 нче сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде. Гаиләләре, балалары, оныклары белән килеп тавыш бирделәр.
– Халык елдагыча бик актив безнең участокта. Күргәнегезчә, гаиләләре белән киләләр. Төш вакытына 1045 сайлаучының 52 проценты тавыш бирде, - диде комиссия рәисе Марс Нәбиуллин. Роза апа Каюмова шулай ук гаиләсе белән килгән.
– Ел саен бергә җыелып киләбез. Апасыбыз матур булсын да, шушы матурлыкта, рәхәт тормышта тату, бердәм гаиләләрдә яшәсәк иде, - дип теләкләрен дә җиткерде ул.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә һәм Иске Әнәле авылларындагы сайлау участокларында полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәте, медицина хезмәткәрләре белән берлектә ирекле халык дружинасы вәкилләре дә кизү тора.
Иске Әнәледә тавыш бирергә килүче һәрбер кеше коймак белән чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Әлеге 882 нче участокта 296 сайлаучы исәпләнә.
– Безнең авылда быел үзара салым итеп 500 сумнан җыярга килештек. Республикадан бер сумга дүрт сум өстәлеп тә кайта әле. Менә шул акчаны су скважинасы бораулауга тотачакбыз, - диде Альмира Салахова. Наҗия апа Сафиуллина да тавыш бирергә теләп килүен әйтте.
– Төне буе уйлап яттым. Рәхәт тормышта яшибез Аллага шөкер! Юлларыбыз әйбәт, барлык урамнарга да кереп була, суыбыз бар. Киләчәктә дә дус-тату булып, рәхәт тормышта яшик дип тавыш бирәбез, - диде ул.
Акция Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышлана
Яшүсмерләр беренче хезмәт хакын үз гаиләсенә алып кайтып әти-әниләрен сөендерә
Рияз Минзарипов Апас районында гражданнарны кабул итте
Бүген "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының йомгаклау киңәшмәсе барышында Апас җирле бүлекчәсен иң яхшыларның берсе дип таныдылар. Киңәшмәдә МГЕРНЫҢ Апас бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Салаватов, активистлар Ранил Габдрахманов һәм Александр Хватков катнашты.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.