ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Районда узган Яшьләр көнендә аграр көллияттә белем алучы бер төркем егетләр сәхнәгә чакырылып бүләкләнделәр. 

Һөнәри бәйрәмнәре – медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада ак халатлы игелек ияләренең хезмәтләре билгеләнеп үтелде. Нәтиҗәләр буенча, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Нияз Назыйр улы Әхмәтҗанов “Ел табибы” номинациясенә лаек булды. 

Татарстан Республикасы Апас территориаль казначылык бүлеге коллективы да бердәм булып терлекләргә яшел, витаминлы, файдалы үлән әзерләү эшенә кушылды. Алар үзләренә йөкләнгән кадәр җыеп, кечкенә бәйләмнәргә бәйләп, берләшмәгә тапшырдылар.

Район үзәк хастаханәсе коллективы Кама Тамагы районында медицина хезмәткәрләре арасында узган “Сәламәтлек-2017” Спартакиадасында актив катнашты. Биредә призлы урын яулаган Марат Галиуллин Апас үзәк хастаханәсе профсоюз комитетының махсус премиясенә лаек булды.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

1 июльдән Апас районының “Йолдыз” газетасына 2018 елның I яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башлана. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин изге теләкләре белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды аларга.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Ләйсән Зәмдиханова быел Апас сәнгать мәктәбенең рәсем түгәрәген яхшы билгеләренә генә тәмамлады.

Район хакимиятендә район башкарма комитеты җитәкчесе, чисталык буенча административ комиссия рәисе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә чираттагы утырыш узды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 июньгә барлыгы 10700 гектарда күпьеллык үлән чабылган.

Район электр челтәре коллективында эшләүче бер төркем яшьләр районкүләм уза торган спорт ярышларында актив катнашалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International