ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Районда мөмкинлекләре чикләнгән 2155 кеше яши, шуның 74е балалар. Өлкән яшьтәме ул, яки нәни баламы, аларның һәркайсына игътибарлы булыйк, бер җылы сүз, ягымлы караш мөлдерәп торган күңелләрен кояштай җылытсын.

Берничә дистә елдан бирле ул үзенең уңган авылдашлары, авылдагы шатлыклы вакыйгалар, үзгәрешләр хакында газетабызга хәбәрләр язып тора. Язмалары шундый гади итеп языла аның, бер сулыштан укырлык. Ә бит ул шактый еллар үз аякларында йөрүдән мәхрүм. Сүзем – Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова турында.

Район чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язды.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бакырчы мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Ул – әлегә кадәр Морзалар мәктәбендә информатика һәм технология фәннәрен укыткан Румил Гыйлманов. Яңа директорга уңышлар телибез!

– Борнаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алмаз Гыйниятуллин (җитәкчесе – Нурия Әнвәр кызы) Буа шәһәрендә үткәрелгән “Шәҗәрә – нәсел агачы” дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яулады һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, – дип хәбәр итә мәктәп директоры Динә Вилданова.

– 28 ноябрь көнне  Морзалар авылы Умырзая балалар бакчасында әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе узды.  Бәйрәм  балалар  чыгышы белән башланып китте. Балалар әниләренә багышлап җырлар  җырладылар, шигырләр сөйләделәр, биеделәр. Әниләрне дә тик кенә  утыртмадык: үзара ярыштырдык. Аннан алдан  бирелгән “Оста куллы әнием” конкурсына йомгак ясадык. Иң-иң уңганнарга грамоталар тапшырдык. Кичә балаларга да, әниләргә дә бик ошады, – дип язганнар бакча тәрбиячеләре.

Апас боз сараена 44 урынлы автобуска өстәп 20 комплект балалар хоккей формаларына  сертификат та бирелде. Шуңа өстәп ике капкачы тулы аммунициясе дә алып кайттык. “Ак Барс” банкы да бу эштән читтә калмады-“Алтын алка” да яңа оешып килүче аерым кызлар командасы өчен 15 комплект хоккей формасы бүләк итте. Район башкарма комитеты карары белән спорт мәктәбе гардеробы тагын 10 комплект балалар хоккей формасына баячак.

Мәгариф бүлегенең 2015-2016 нчы уку елына караган  төбәкара хезмәттәшлек эшчәнлеге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район метод берләшмә планы нигезендә 25 нче ноябрь көнне  Бакырчы төп мәктәбендә Чувашия Республикасы Яльчик районы Кушкы урта мәктәбеннән бертөркем укытучылар катнашында “Дәвамчанлык шартларында олимпиадага әзерләү үзенчәлекләре” темасына семинар үтте. Программа буенча мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайнуллина Әлфия Вәли кызы 7 нче сыйныфта татар теленнән, Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы 6 нчы сыйныфта әдәбияттан ачык дәрес күрсәттеләр.  


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 1 декабрендә “Бердәм Россия” партиясенә 14 яшь тула. Шул уңайдан ихлас котлавымны кабул итегез. 14 ел дәвамында партия илдәге иң дәрәҗәле сәяси көчкә әверелде. “Бердәм Россия” – ил, республика, район халкы тормышын модернизацияләүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга нәтиҗәле тәэсир ясый торган партия.

Апасның ЗАГС мәгълүматларына караганда, районда 10 ай эчендә 119 сабый дөньяга аваз салган. Бу чорда кызлар күбрәк туган: 63 кыз һәм 56 малай. Апаслылар Әмирхан, Раян, Самат, Ясминә, Сәйдә, Инзилә һәм Айсылу исемнәренә күбрәк өстенлек биргән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International