ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

1 декарьдән 10 декарьгә кадәр арада инвалидлар ункөнлеге узды. Әлеге ункөнлек кысаларында Апас аграр көллиятендә." Йөрәктән йөрәккә... От сердца к сердцу... From heart to heart..." дигән исем астында әдәби өч телдә сәгать үткәрелде. Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләргә ярдәм кулы сузу, игелек кылу, бер-берберебезне кайгыртып яшәү, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булу кебек максатлар куелган иде. Әдәби чараны үткәрүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдинә Хисамова, инглиз теле укытучысы Гөлнара Шакирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Габитова укучылар белән бергә бу әдәби сәгать аша мәрхәмәтлелек, дуслык, игътибарлылык тәрбиясе төшендерделәр.

 

Апас аграр көллиятенең 2нче курс укучысы Алинә Насыйбуллина Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның "Татар кызы-2015" республика бәйгесендә "Ягымлы кыз" номинациясендә җиңү яулап кайтты. Җитәкчесе Альбина Габитова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Халыктан сөт җыючылар айга бер тапкыр сынау партиясен безгә алып килә. Махсус приборларда аның куелыгы, майлылыгы, аксым күләме һәм соматик тәнчекләр буенча күрсәткечләре тикшерелә. Көнлек ирекле сатуга чыгарылучы үлчүле сөт исә шул ук тәртиптә һәр партия буенча экспертиза үтәргә тиеш. Экспертиза ясауга киткән чыгымнар 100-300 сум, тиешле формадагы документ-белешмәгә түләү алынмый.

Әле күптән түгел генә ул иске КамАЗ машинасын ремонтлап сафка бастырды.

–  Һәр детальне үз кулым аша үткәрдем, күңел җылымны биреп ремонтладым. Машина сынатмый, ипле йөри. Хуҗалыкта бар эштә дә катнашам, – ди Илназ.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Арада ике хатын-кыз да бар. Иң өлкән шахматчыга 83 яшь, ул Апастан Азат абый Гомәров.

Апас мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ленар Хәбибуллин (җитәкчесе Гөлнур Хәбибуллина) төрле бәйге-конкурсларда еш катнаша. Әле яңа гына ул Бөтенроссия иншалар конкурсының “Безнең райондагы һәйкәлләр“ номинациясендә беренче урынны алды. Ленар сугыш чоры ятимнәре хөрмәтенә куелган һәйкәл турында язган иде.

Апаста мондый балалар курчак театры оештыру уе бездә Зур Күккүз авыл китапханәче Галия Җәләлиева 5 ел элек оештырган “Серле дөнья” балалар курчак театры үрнәгендә туды, – ди Гөлинә Муллахмәтова.

-Халыктан сөт җыючылар айга бер тапкыр сынау партиясен безгә алып килә. Махсус приборларда аның куелыгы, майлылыгы, аксым күләме һәм соматик тәнчекләр буенча күрсәткечләре тикшерелә. Көнлек ирекле сатуга чыгарылучы үлчүле сөт исә шул ук тәртиптә һәр партия буенча экспертиза үтәргә тиеш. Экспертиза ясауга киткән чыгымнар 100-300 сум, тиешле формадагы документ-белешмәгә түләү алынмый.

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды,сәүдә  нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар  чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була. Катнашырга һәм көч биреп торырга килегез! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International