Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Апас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Районның тарихы
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге
Район торак пункталары һәм урамнары исемнәре реестры
Геральдика
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Апас муниципаль районы картасы
Апас муниципаль районы һәйкәлләре
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары
Апас муниципаль районы музейлары
Җирле үзидарә органының норматив эшчәнлеге
«Казан шәһәр якташлык җәмгыяте Апас» иҗтимагый оешмасы
Өлкәннәр ункөнлеге буенча мәгълүмат
Апас муниципаль районының инвестиция паспорты
2024 елда Апас муниципаль районында Гаилә елын уздыру йомгаклары буенча хисап
Халыкара инвалидлар көненә багышланган планлаштырылган чаралар исемлеге
М12 ТРАССАСЫНЫ ТӨЗҮ
Район тормышы
Элемтә өчен
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Район стратегиясе
Ситуацион үзәк
Программалар, проектлар, конкурслар, планнар
Муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Милли проектлар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Бюджетны үтәү
Инициативалы бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышулары
Түләүсез юридик ярдәм
Кулланучыларның хокукларын яклау
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Дәүләт-шәхси партнерлык
Яшь гаиләләргә торак
Апас муниципаль районы профсоюзларының координация советы
982 / 1000Перевести Алмаз Алсу Иҗтимагый совет
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Документлар
Статуслы документлар
Проектлар
Апас муниципаль район Советы карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет карарлары һәм боерыкнамәләре
НХА антикоррупцион экспертизасы
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Район Башлыгының рәсми чыгышлары
Район Башлыгының рәсми блогы
"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе
"Йолдыз" ("Звезда") район газетасы
Видеороликлар
Апас муниципаль районының Вконтактеда рәсми бите
Апас муниципаль районының Одноклассники сайтында рәсми бите
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет аркылы кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле норматив хокукый актлар
ТР Прокуратурасы гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Ышаныч телефоннары
Мөрәҗәгатьләр өчен форма
Муниципаль районнар
Апас муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Районда барган һәр төзелеш, капиталь төзекләндерү эшләре үз срогына тәмамланырга тиеш
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлекләрендә булып төзелеш, капиталь төзекләндерү эшләре белән якыннан танышты. Һәрбер объектны үз срогына тәмамларга дигән бурыч куйды ул. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны каршы алды. Республика кунагы Иске Әнәле авылындагы клубны һәм чишмәне карады. Аннан район үзәгендәге яңа һәйкәлләр белән танышып чыкты.
Районда Хәтер һәм матәм көне үтте
22 июньдә миллионлаган кешеләрне бәхетсез иткән сугыш башланганга 74 ел тулды.
1941 елның 22 июне алып килгән бәлане, хәсрәт-фаҗигане сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Һәр ел саен Батырлар Мемориаль комплексы янында Хәтер һәм матәм көне зурлап билгеләп үтелә. Мемориаль комплекс янында узган һәр чара башланыр алдыннан бирегә килүче яше-карты иң элек исемлектән якыннарын барлый. Бу юлы да шулай булды, өлкәннәр күз яшьләре аша шул дәһшәтле көнне искә төшерделәр, хатирәләрен яңарттылар.
Горбунов исемендәге берләшмә хезмәтчәннәре печән өстендәге эшне ике сменада алып баралар
Горбунов исемендәге берләшмә фермаларында бүген 6238 баш терлек исәпләнә. 2015-2016 кышлату елын уңышлы үткәрү, продукция җитештерүне кимендә 5 процентка арттыру өчен берләшмә бүлекчәләрендәге 13 ферма ихтыяҗларына 18500 тонна сыйфатлы сенаж, 3630 тонна печән кирәк. 20 июньгә эскерт-складларга 1000 тонна печән куелды, базларга 7 мең тонна сенаж салынды.
Районыбыз хуҗалыкларында бүген терлек азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара
Авыл хезмәтчәннәре һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Район үзәгендәге оешма-предприятие коллективлары да үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Терлекләр өчен сыйфатлы, витаминлы үлән көлтәчекләре хәзерләү белән мәшгуль алар. Әнә шулай бердәм, аңлашып эшләгәндә терлекләр алдыннан мул азык өзелмәс.
Апастан “Нечкәбил“гә кем бара?
27 майда “Казан ярминкәсе“ндә “Балачак дөньясы“ күргәзмәсе кысаларында әниләрнең һәм гаиләнең матурлыгын, күркәмлеген чагылдырган “Нечкәбил-2015“ республика бәйгесенең сайлап алу туры башланды.
Бирегә үз гаиләләре белән финалистлар һәм быелгы бәйгенең яңа катнашучылары килде.
22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Районга Татарстан Республикасы прокуроры Илдүс Нәфиков килде
Ул Әлмәндәр һәм Борнаш авылларында халыкны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында пай җирләре өчен салым түләве, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, халыктан җыелган сөт өчен түләү мәсьәләләре буенча сорау бирүчеләр булды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район прокуроры Ришат Шакиров та республика прокуроры белән берлектә халык белән аралашты.
Кильдуразда яшәүче Рокыя әби Шәйдуллинаны котладылар
Кильдуразда яшәүче, бар гомерен тимер юл эшенә багышлаган Рокыя әби Шәйдуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатына, район башлыгының, Коштавылы авыл җирлегенең бүләкләренә ия булды. Рокыя әби еракта калган балачагы, яшьлеге, хезмәт еллары турында озаклап сөйләде.
Районыбыз медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә – кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган хезмәткәрләр район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнделәр. Апас муниципаль район башлыгы исеменнән Гөлчәчәк Мәүлетова аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Җыр-моң, тәбрикләүләр белән үрелеп барган чарада шәфкать ияләре үзләре дә сынатмадылар, җырладылар да, биеделәр дә, күңелле тамашалар да күрсәттеләр.
Район “Йолдыз”ына язылу өчен 10 көн калды
2015 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул – 534 сум, оешмалар өчен – 549 сум.
Районыбыз социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Бу тармакта бүген 98 кеше хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең, ярдәмгә мохтаҗларның җаен белеп, йөрәк җылысын биреп эшли алар. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова хезмәткәрләрнең һәркайсына изге теләкләрен юллады, җаваплы эшләрендә сабырлык, түземлек теләде. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, үзәк хастаханә баш табибы Ленар Әхмәтянов, музей директоры Рәмис Ногманов чыгышларында бу тармакта эшләүчеләргә җылы сүзләр яңгырады. Бер төркем социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Апас ветераннар Советы каршында оешкан “Бер картлыкта, бер яшьлектә“ иҗат коллективы Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем“ әсәреннән өзек күрсәтте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз