ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә планлы рәвештә комплекслы тикшерү үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан Апаска бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алдылар. Үзенең эш сәфәрен министр иң элек Апас үзәгендәге бихисап үзгәрешләр белән танышудан башлады. Биредә урнашкан һәрбер һәйкәл белән танышып, интернационал сугышчылар һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашлар истәлегенә торгызылган мемориал янында туктап, исемлеккә кертелгән район эчке эшләр бүлегендә эшләгән һәм хәзер дә хезмәт итүчеләрне барлады һәм чәчәкләр куйды.
Олы Бакырчыда яшәүче Зәкия әби Шәфигуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Бүген балалары, онык-оныкчыклары ихтирамын тоеп, бик хөрмәтле булып яши Зәкия әби. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итүчеләр дә күп булды. Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының бүләкләрен, чәчкәләр дә кабул итеп алды ул. 
Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булды. Махсус хезмәтләр хисабы буенча, анда быел дөньяның барлык кыйтгаларыннан да 55 мең мөсафир килгән. Бу җыен шулай зурлап 27 нче тапкыр үткәрелә инде, Апас районы мөхтәсибәте вәкилләре анда  бишенче тапкыр оешкан төстә  катнаша.
“Йолдыз” газетасы журналисты – социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча бүлек редакторы Гөлзада Гатауллина һәм “Апас хәбәрләре” алып баручысы Әлфәт Яльчибаев “Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре” булып танылдылар. Алар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. 
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр “Яшүсмер” ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова бу уңайдан хәбәрчебезгә:

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
12 июнь –Россия көнендә Каратун мәктәбе спорт залы һәм стадионында “Прайм-Лига” районкүләм спорт ярышлары үткәрелде.
Хәзер “Халык контроле” мәгълүмат системасы буенча “соры” хезмәт базары турындагы шикаятьләр дә кабул ителә. Биредә райондашлар хезмәткәрләргә “соры” хезмәт хакы түләүче, хезмәт хакын вакытында түләмәүче, тиешле тәртиптә рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр хакында мәгълүмат калдыра ала. Бу чара законга каршы мәшгульлекне, хезмәткәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә, кесәдән хезмәт хакы түләүне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Болардан тыш, халык эш урыннарындагы куркынычсызлык, хезмәткәрләр сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра торган шартлар турында да “Халык контроле”нә яза ала. 
Зәңгәр экраннарда баручы “Башваткыч” тапшыруында бик тиздән – 20 июньдә, 19.00 сәгатьтә апаслыларны күреп булачак.
Түбән Биябашы авылында яшәүче Илгизәр һәм Рәмзия Салаватовларның бүген сөенечле көннәре. Алар уллары Ранисны армия сафларыннан каршы алдылар. Ранис Хабаровск өлкәсендә хәрби һава көчләрендә хезмәт итте. 
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Әлеге акция турында бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International