ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Сабантуй аланлыгына иртәдән үк туган якларын сагынып кайткан якташлар, ел буе бәйрәмне көтеп алган райондашлар агылды. Мәйдан түрендә ел буе хезмәтләрендә бары зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгылары урын алды. Алар хөрмәтенә зур рәхмәтләр, иң изге теләкләр яңгырады.

Быелгы Сабантуй бәрәмененең яңалыгы буларак, Татарстан Республикасының “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте тарафыннан биредә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Теләге булган һәр кеше үзен гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне төз тотуда сынап та карады.

Бераз суытып торса да, тәмле кайнар ризыклар, шашлык исеннән, җыр-моңнардан, балаларның шат тавышларыннан һава җылытып та җибәргән төсле тоелды. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерделәр, төрле уеннарда уйнадылар. Район үзешчәннәренең чыгышларын халык тын алмыйча да карады. Күктә йөзгән күксел болытлар да, ара-тирә яуган яңгыр да көрәш мәйданындагы халыкны куркытмады. Көрәш яратучы райондашларыбыз баш батыр исемен ишеткәч кенә кузгалдылар. Ә баш батыр булып Апас егете Рафис Хабибуллин калды.

Татарстан Республикасының “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте тарафыннан Сабантуй бәйрәмендә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Сабантуй кунаклары ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгында урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне төз күтәрү, гер күтәрү буенча үзләрен сынап карады.

Программа чыкканнан бирле районда барлыгы 960 сертификат тапшырылган, шуның 800е кулланылган да инде. Нигездә, бу акчалар торак сатып алу яки яхшырту өчен, киләчәк пенсия, бала укыту өчен тотылган.

 – Хөкүмәтебезнең безне шулай кайгыртканы өчен бик рәхмәтлебез, нәниләребез исән-сау үссеннәр, илләр-көннәр тыныч булсын, – диләр әниләр.


5
июнь, 2015 ел
җомга
Быел милли бәйрәм – Сабан туе район үзәгендә 6 июньдә, ә авыл җирлекләрендә 7 июньдә узачак. Сабантуй мәйданында очрашып, бергә-бергә күңел ачыйк, хөрмәтле райондашлар!
Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамнарын тутырып Сабан туена бүләк җыялар.
Свияжскийдагы тимер юл кичүендә Горький тимер юл белгечләре, юл сакчылары саклык чаралары турында әңгәмәләр үткәрделәр, “Игътибар, тимер юл кичүе!” дигән кисәтү кәгазьләре тараттылар. 

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә “Иң матур утыргыч” конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте.

– Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучылар агачлар ышыгында кошлар сайравын тыңлыйлар, әңгәмәләр коралар, ял итәләр. Мәктәп яныннан үткәндә, өлкәннәр дә безнең утыргычларга сокланып, ял итеп китәләр. Мәктәп белән гаиләнең тыгыз элемтәсе дә шундый бәйгеләрдә күренә, – ди мәктәпнең директоры Лилия Сәгъдиева.

Бу хокуктан Ана капиталы сертификатын 2015 елның 31 декабренә кадәр алган яки алачак гаиләләр файдалана ала. Гаризага тиешле документлар теркәлергә, шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Бу акчаны һәр гаилә кирәк-яраклары өчен куллана ала. Гаризалар бирү 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмаска тиеш.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау вәкиллеге Пенсионерлар Союзы белән берлектә район мәдәният йортында Хокук ярдәме күрсәтү көннәре үткәрделәр. Биредә пенсия, гаилә, хезмәт, торак закончалыклары, мәҗбүри медицина иминияте һәм медицина ярдәме күрсәтү, мирас һәм милек бүлүдәге бәхәсле сорауларны хәл итү буенча киңәшләр бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләр җаваплар, киңәшләрдән канәгать калдылар.
Свияжский бистәсеннән Сәйдәш Сибгатуллин һәм Заготзерно бистәсеннән Гүзәлия Мөхетдинова никахларын рәсмиләштерделәр. Алар милли гореф-гадәтләребезне яңартып, язылышу мәйданына җигелгән, бизәүле, кыңгыраулы атларда килделәр. Сибгатуллиннар гаиләсе киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, районыбызда хезмәт итәргә ниятли. Аларга район башлыгы исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International