Иске Әнәледә дә бер генә хуҗалык та игътибардан читтә калмады.
– Шәһит абый хуҗалыгында тәрбияләнүче атны матур итеп бизәдек, гармунчыбыз да бар. Шушы авылда туып-үскән Дамир Нәбиуллин бик оста уйный. Колгага иң беренче сөлгеләрне изге дога астында авылның акъәбиләре бәйләде,– ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова.
Бүләк җыю йоласы күңелле узды. Җырлар, зәлидә әйләнүләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Миңнегөл апа Сәлахова белән Фәридә апа Насыйбуллина да бу көнне яшьләрдән калышмады. Алар бүләкләрен дә тапшырды, яшьләргә киңәшләрен дә бирде.
Фәйрүзә Шиһабиева исә үзе килен булып төшкәндә, 41 ел элек чиккән сөлгесен бүләк итте.
– Сабан туе батырына насыйп булсын! Бәйрәмнәр күңелле узсын! – диде ул.
Район мәктәпләренең 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныфларын тәмамлаган 330 укучы инде 7 фәннән дәүләт сынау имтиханнарын тапшырды.
-1701 нче Апас һәм Морзалардагы имтиханнар кабул итү пунктларында әзерлек һәм шартлар яхшы,-диләр Казан вәкилләре һәм җәмәгатъ күзәтүчеләре.
12 майда укучылар иң беренче фән-татар теленнән сынау тест-имтиханы тапшырды, Казаннан аның билгеләре кайтты-уртача район буенча күрсәткеч – “дүртле”. Имтиханнар кабул итү пунктлары җитәкчеләре Лилия Хәйруллина, Ләйсән Зиннәтуллина һәм Гөлгенә Яруллина укучыларның быелгы имтиханнарга яхшырак һәм җаваплырак әзерләнүен билгеләп үтәләр.