Берсеннән-берсе матур итеп киенгән балалар әти-әниләренә, тәрбияче апаларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Үзләренең җитезлекләрендә, тапкырлыкларында көчләрен сынаштылар. Җитешсез якларын, начарлыкларны төрле төсле шарларга тутырып һавага очырдылар. Бәйрәмнәрен яңа гына ачылган балалар кафесында дәвам иттеләр.
– Һәрбер көннәре бәйрәм кебек күңелле, хәвефсез булсын, сау-сәламәт булсыннар иде, - дигән теләктә әти-әниләр.
Казанда “Яшь эшче” Бөтендөнья ярыш-конкурсы финал этабында Апас делегациясе дә катнашты. Бу юлы безнекеләр тамашачы сыйфатында гына иде. Бу конкурста Җир шарының дистәләгән илләреннән килгән булачак төзүчеләр, игенчеләр, тегүчеләр. пешекчеләр һәм башка бик күп булачак яшь һөнәр ияләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Аерым номинацияләрдә татарстанлылар призлы урыннарны күпләп яуладылар.
Район мәгариф бүлеге, аграр көллият җитәкчеләре киләчәктә мондый дәәрәҗәле ярышларда яшь апаслылар да катнашачак дип ышандыра.