ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Күп җырлар авторы, җырга-моңга гашыйк Гөлнур апа тумышы белән Әнәле авылыннан. Биредә яшәүче һәр кеше аны үз итә, аның иҗатын яратып яши. Шуңа да аны аеруча якын күргән, иҗатына гашыйк бер төркем авылдашлары 19 февраль көнне Буа шәһәре мәдәният йортында Гөлнур апаның юбилей кичәсендә булып кайттылар.

- Кичәдән гаҗәеп онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык. Гөлнур апа авылдашларын сагынып, үз итеп яши. Ә без исә аны чиксез хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итте Әнәле авылы клубы мөдире Альмира Салахова.

23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан батырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр Апас мәдәният йортына район башлыгы белән очрашуга килде. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган “Җиңү салюты” үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты да тәкъдим ителде.
Хәрби хезмәт елларында балаларын югалткан әти-әниләрнең хәсрәтләре гомерлек. Алар да олылап район башлыгы белән бәйрәм-очрашуга чакырылды. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган “Җиңү салюты” үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты да тәкъдим ителде
“Җиңү салюты” фестивале иң-иң сәләтлеләрне 23 февраль – Ватан сакчылары көнендә Апас мәдәният йортына бер сәхнәгә җыйды. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блакодасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр, барлык райондашлар хозурына бер сулышта ике сәгатьтән артык матур чыгышлар тәкъдим иттеләр. Җырчылар, гармунчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр – барысы да үзебезнеке иде һәм бик оста чыгыш ясады. Ә инде аеруча тырышлык куйган авыл җирлекләре Диплом һәм Сертификатларга лаек булды. I урынны – Чүрибураш, II урынны – Зур Күккүз, III урынны – Кызыл Тау авыл җирлекләре алды. Тамашачы мәхәббәтен Ишеево авыл җирлеге яулады.
21 февральдә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үткән очрашуында безнең якташ ветераныбыз Шәмбалыкчыдан Зиннәт абый Хәйруллин да катнашты. Аңа Президент тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальлен тапшырды.
Татарстанда узган елның 18 декабреннән бердәм федераль үрнәктәге аучы билеты алу яки аны гамәлдән чыгару өчен гаризаларны электрон ысул белән бирү тәртибе гамәлгә керде, – ди  районның баш аучысы Дмитрий Тараканов. Аның сүзләренә караганда, моның өчен Интернетта  «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү» порталына керергә кирәк. Электрон почта адресы:https//uslugi.tatar.ru. Бу ысул белән кабул ителгән гариза 5 эш көнендә каралып хәл ителергә тиеш. Аучы билеты район аучылар җәмгыяте юлламасы белән Казанда Кәрим Тинчурин урамы, 29 нчы йортта электрон ысул белән гариза тапшыручының үз кулына бирәләчәк.

10-20 февраль көннәрендә “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип аталган махсус чара үтте. Бу акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

Борнашта, шушы авыл егете, эшмәкәр Марат Вәлиуллин кубок һәм призларына хоккей ярышлары узды. Беренчелек һәм кубок кабат аграр көллият командасы кулында. Икенче – урында Иске Йомралының яшь хоккейчылары, өченче урында – Апас спортчылары. Аларга медальләр, бүләкләр, Мактау грамоталары бирелде. Борнаш командасы егетләренә Фәнис Галәветдинов махсус бүләкләрен бирде.

Район хастахәнә хезмәткәрләре 2014 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Хисап сессия утырышында Татарстана Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова да катнашты. Баш табиб Линар Ахмятянов узенең чыгышында сәламәтлек өлкәсендәге проблемалар, аларның чишелеш юлы турында билгеләп үтте. Хастахәнәнең иң яхшы табиблары диплом һәм грамоталар белән бүләкләделәр, шулай ук истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар килде. Алар иң элек район үзәгендә эшләп килүче аграр көллият, мәктәп һәм балалар бакчаларында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International