Яшел Үзәндә “Өченче буын” республика Спартакиадасы узды. Әлеге ярыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. “Маяк” спорткомпексында узган чаңгы ярышында Апас данын Рәфкәт Абзалов һәм Гузәл Гәйнетдинова яклады. Үз дистанцияләрен алар бик тиз һәм матур чабып уздылар. “Бик кызыклы һәм кирәкле чара бу ярышлар. Алдагы көннәрдә дә катнашырга сүз бирәбез” – дип уртаклашты алар фикерләре белән.
Биредә 5 яшьтән 70 яшькә кадәрге 100дән артык шигырь сөюче катнашты. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игьтибарга алып, гадел бәясен куйды. Сайлап алу турыннан узган нәфис сүз осталары район мәдәният йортында узачак бәйгедә катнашачаклар.
Әлеге ярыш хәрби комиссариат кубогына оештырылган иде. Барлыгы ярышта 11 команда катнашты. Уен нәтиҗәсе буенча беренчелекне Апас командасы, икенче урынны Каратун мәктәбе, өченче урынны Азбаба мәктәбе яулады. “Иң яхшы сакчы” исеменә Биештән Роман Исаев, “Иң яхшы каршылык күрсәтүче” исеменә Азбабадан Иван Колсанов, “Иң яхшы капка сакчысы” исеменә Апастан Раиль Фахрутдинов ия булды. Барлык җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров хәбәр итүенчә районда соңгы 3 елда яңа 6 клуб сафка бастырылган. “Мәдәният өлкәсенә хөкүмәтебез ягыннан да, район җитәкчелеге ягыннан да булган ихтибар аеруча зур. Узган елда Тутай һәм Болгаер авылларындагы мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Азбаба һәм Югары Акхуҗа авылларында 100 урынлык яңа мәдәният үзәкләре төзелде. Кызыл Тау авылында 200 кешегә исәпләнгән яңа клубка нигез салынды шулай ук Әдмәндәр авылы клубының капиталь ремонтына да акча бүлеп бирелде. Яңа елда исә яңа клублар Әнәле һәм Аюкөйдергән авылларында да төзеләчәк. Клубларны төзү белән беррәттән аппаратура яңарту, сәхнә киемнәрен тегү кебек өлкәләргә дә ихтибар арта бара.
23 февраль бәйрәме уңаеннан Түбән Кама районында бокс буенча зур турнир үткәрелде. Әлеге турнирда Апас муниципаль районы данын яклап яшь боксчылар командасы катнашты. Катнашу нәтиҗәсендә Әмир Заһидуллин беренче, ә Җәсурбәк Әхмәтҗанов өченче урынны яулап алды, дип хәбәр итте егетләрне ярышка әзерләүче тренер Данис Хакимов.