ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелә, юлларда – бозлавык.
Иртәгә төнлә Татарстанда температура 0-5 градус тәшкил итә, көндез иң югары температура +1-7 градус салкын.
21 февраль көнендә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

Хәзер анда җомга, шимбә, якшәмбедә 20.00-21.00 сәгатьләрдән тыш, сишәмбе көнне 19.00-20.00 сәгатьләрдә, пәнҗешәмбе 18.30-19.30 сәгатьләрдә шуарга мөмкин.
Зур Күккүз авылы егете, укытучы Рифат Камалов ерак 1993 елда мәктәп директоры Нурхәт Хәбибуллин белән уртак тел табып, үз приз-бүләкләренә Совет чикләнгән хәрби контингентын Әфганстаннан чыгару көннәренә туры китереп, авыл наратлыгында мәктәп балалары арасында беренче биатлон ярышы үткәрде. Аннан бу ярыш районкүләм дәрәҗәгә кадәр үсте, аларда егермеләп мәктәп, авыл командалары катнашу гадәти хәлгә әверелде. Быел да традициягә тугры калып, әфганчылар һәм спорт сөючеләр Зур Күккүзгә җыелды. 14 февральдә укытучы Рифат Камалов дуслары ярдәме белән Үләмә ярында 22 нче биатлон ярышы оештыруга иреште. Зур Күккүздә бәйрәм рухы ераклардан балкып торды, авылның олысы-кечесе спорт бәйрәме карарга агылды
ЮХИДИ вәкилләре тонировкаланган машиналарда йөргән өчен административ җаваплылыкны катгыйлату максатыннан кайбер үзгәрешләр кертергә ниятлиләр икән. Әйтик, әгәр дә тонировкаланган машинасы белән беренче тапкыр туктатылган машина йөртүчене элеккечә 500 сум күләмендә штраф көтсә, икенче кабат “эләккән” очракта, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салу тәкъдим ителә. Ә инде гаебен төзәтмичә йөрүен дәвам итеп, 3нче тапкырга ЮХИДИ хезмәткәрләренә очраса, бу очракта инде ул 2 айдан башлап ярты елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да колак кагарга мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртүчеләрнең элеккеге штрафларын ачыклау да әлләни авырлык тудырмый. Бигрәк тә авыл, район җирендә бу төр хокук бозу очрагы буенча гаебе булган машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәре тиз арада танып өлгерергә мөмкин. Ничек булыр? Монысын киләчәк күрсәтер.
“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть һ.б. рәсми затлар катнашты.
Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә. Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шундый фикер әйтте.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Вакыт агышын туктатып булмый. Менә Апас якташлар җәмгыяте оешуга 20 ел тула, ул безнең өчен, туган ягын сөючеләр өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан 1 мартта 12 сәгатьтә, “Ак Барс” үзәге залында “Без бит Апас яклары” исемле әдәби-музыкаль кичә уза. Истәлекләр белән яшәүче, очрашуга сусаган, җыр-бию, нәфис сүз яратучы апаслыларны сагынып көтелгән күрешү кичәсенә чакырабыз. Керү – ирекле, рәхим итегез!
Татарстанда 1-31 март көннәрендә русларда китап басу эшен башлап җибәрүче Иван Фёдоровка багышланган II республика олимпиадасы уздырылачак. Анда югары һәм  урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнаша ала. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты уздыра. Чараның төп максаты – студентларда һәм укучыларда рус теле, рус китабы тарихына, Борынгы Русьта язу һәм китап басу эше барлыкка килүгә кызыксыну уяту, аларны рус мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән таныштыру.
Апас «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә ел башыннан унга якын семинар-уку, конкурс-ярышлар, район, Татарстан, Россиякүләм чараларның сайлап алу турлары үтте.
Каратун мәктәбе укучылары уңыш арты уңыш яулый. 8-10 февраль көннәрендә татар теле буенча уздырылган республика олимпиадасында Каратун урта мәктәбенең 11нче сыйныфы укучысы Нәфыйкова Алия (укытучысы Сәвия Тимершина) 1 урынга лаек булды. Әлеге зур уңыш Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм Мактау грамотасы белән бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International