ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Авыл халкы тырышлыгы белән Әнәле авылы клубын сүтеп, тирә-ягын чистартып та куйдылар. Урыннарын билгеләп нигезен казу эшенә тотындылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эшнең башлангычы белән якыннан танышты, төзүчеләр белән очрашты.  - Әлеге клуб 10метрга 11метр булачак. Кыш булуга да карамастан таләпләренә туры китереп эшләгәч барысы да әйбәт барыр дип ышанабыз, - ди төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Шияхмәтов.

Район әфганчылар һәр хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы 14 февральдә Зур Күккүз наратлыгында үз кубок-призларына чираттагы, унбишенче биатлон ярышлары үткәрә. Ярышларга барлык район урта мәктәп командалары чакырыла.

15 февральдә Апаста 2001 елгы мәктәп балалары арасында Татарстан беренчелегенә “Алтын Алка” ярышларының чираттагысы узачак. Бу көнне 10.00 сәгатьтә Апас һәм Сарман районы яшь хоккейчылары ярымфиналга үтү өчен көрәшәчәк. Үзебезнекеләргә көч биреп торырга килегез!

 

14 февральдә Иске Йомралы мәктәп яны ачык хоккей мәйданчыгында Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев кубок һәм призларына мәктәп балалары арасында чираттагы, алтынчы хоккей турниры үткәрелә. Уеннар 10.00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Апас Боз саренда Татарстан Кубогына районыбызның “Свияга” һәм Чирмешән районы җыелма командаларының 4/1 финал ярышлары үтәчәк. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Хоккей белән мавыгучыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәмнәренә көтеп калабыз!


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Апастан 497 егет һәм кыз югары уку йортында белем ала. 320 яшь кеше урта һөнәри уку йортларында укый. 39 райондашыбыз читтән торып белгечлек ала.

Яшьләргә ярдәм итү, дөрес юл күрсәтү максатыннан районда күп кенә чаралар оештырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тырышлыгы белән менә берничә ел рәттән Казанның югары уку йортлары җитәкчеләре, уытучылары, белгечләре Апаска килеп, даими рәвштә БДИга әзерлиләр, укудагы яңалыклар белән таныштыралар.

13 февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә "Мы..." Татарстан яшьләр хәрәкәтенең донорлар акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесендә.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан вәкаләтле вәкиллегенең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Сафина Луиза Рәүхәт кызына Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурскаяның Рәхмәт хатын тапшырды.
Казан Кремлендә узган ТР Иминлек советы утырышында Татарстанда белем бирүнең сыйфаты мәсьәләләре һәм республикада гомумбелем бирү системасын камилләштерү хакында фикерләштеләр. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә. Ул 18 февраль көнне "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә узачак.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International