Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясенә старт бирелде. Бу замана афәтенә каршы көрәш район даими комиссиясенең бу нисбәттән 21 октябрьдә чираттагы утырышы үткәрелде. Айлык дәвамында үткәреләчәк чаралар программасы төзелде һәм расланды. Казан белгечләренең шушы мәсьәлә буенча Апаска килүе көтелә. Башкарылган эшләргә 15 ноябрьдә нәтиҗәләр ясалачак дип килешенде.
Бүген Апас егете Айдар Бәдретдинов һәм Клара Сафина кавышу мизгелләрен билгеләп үттеләр. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәкләрендә хезмәт итәргә уйлыйлар. Яшь гаиләгә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Бу хәбәр белән бик күпләр таныш. Бәхеткә каршы, хәбәрнең нигезендә чынбарлык түгел, ә уку-өйрәнүләр ята.
Районда гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Анда коткару оешмалары да җәлеп ителде. Районның эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, газ, электр челтәрләре хезмәткәрләре кискен хәлләр вакытында ничек эш итәргә, ярдәмгә килергә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерделәр.Электр челтәрләрендә “ут эчендә калган” трансформатор тиз арада сүндерелде, боз сараенда кешеләр эвакуацияләнде, бинада калган зыян күрүче алып чагылды.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган чираттагы җомга киңәшмәсендә физик затлардан салым җыю вакытының төгәлләнүе, 5 ноябрьгә бурычлардан котылу мөһимлеге ассызыкланды. Шулай ук тиз арада су башняларын җылыту, котельныйларны тагын бер кат күздән кичерү кирәклеге дә төп тема булып яңгырады. Авыл хуҗалыгындагы эшләргә анализ ясалды. Терлекләрнең кышлату чорына уңышлы керүе билгеләп үтелде.
Бүген Каратун егете Ленар Җәләлов белән Свияжский кызы Комилә Ганиеваның чәчләре чәчкә бәйләнде. Алар Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калырга ниятли. Яңа төзелгән Җәләловлар гаиләсенә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Апас мәктәбе актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре район һөнәри берлеге конференциясендә урыннарда 28 башлангыч оешма булып, аларда барлыгы 824 әгъза исәпләнүен белдерделәр. 5 ел элек мәгариф хезмәткәрләре район комитеты рәисе булып сайланган район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хураськина хезмәт эшчәнлеге югары бәяләнде. Конференциягә урыннардан сайланган вәкаләтле 57 делегат ышаныч күрсәтеп, бертавыштан аның кандидатурасын яклап тавыш бирде һәм киләсе 5 елда да бу вазифаны ул башкарачак. Ул шулай ук Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика хисап-сайлау конферениясенә район делегаты булып катнашачак. Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика комитеты вәкиле Диләрә Бургуева катнашты һәм район оешмасының 5 еллык эшенә югары бәя куйды.
Районда 90 яшьлеген каршылаган өлкәннәребезгә ел башыннан Мәскәү, Кремль, ил Президенты Владимир Путин имзалаган 50 дән артык Котлау Хаты-телеграммалар килде. Чираттагысы Урта Балтай авылыннан сугыш һәм тыл ветераны 40 ел балаларга белем биргән Назирә Хәмидуллинага адресланган иде. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бу Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрне 16 октябрьдә юбилярга аның урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова тапшырды. Тантанада катнашкан район ветераннар Советы рәисе Мәнфүзә Хәкимҗанова, Урта Балтай авыл җирлеге һәм мәктәбе вәкилләре ветеран-укытучыга озын, бәрәкәтле гомер, исәнлек-саулык теләделәр. Ел ахырына кадәр район вәкилләре тагын уннан артык «йәзяшәрләр»гә шундый ук күңелле «визит» белән барырга җыена.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында чираттагы җомга киңәшмәсе үтте. Биредә атналык эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру, агачлар утырту, корбан ашларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү хакында сүз булды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе дә төп тема итеп куелды. “Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыю тыела. Бу гамәл өчен закон катгый”, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
18 октябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе үтә. Анда авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән бергә авыл җирлекләре, мәктәпләр дә актив катнашачак. Мәдәният йорты каршында концерт программасы да оештырылачак. Киңәшмәдә ярминкәне киң күләмле итеп оештыру бурычы куелды һәм башкалада узган ярмикәдән мәгариф хезмәткәрләренең “Киң күләмле товарлар ассортименты оештырган өчен” Диплом белән кайтулары билгеләп үтелде.