ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Район Советы һәм башкарма комитеты утырышлар залында Апас муниципаль район Советының 44нче утырышы узды. Көн тәртибе буенча Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләү турында, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.

Конкурс комиссиясе бәйге һәм тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Апас муниципаль район Советы карамагына Хисаметдинов Равил Фәрит улын һәм Курамшин Фаил Госман улын тәкъдим итте. Һәр кандидатның чыгышын тыңлаганнан соң, район Советы рәисе – район башлыгы тәкъдиме һәм депутатларның тавыш бирүен исәпкә алып, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Равил Хисаметдинов сайланды.

Апас муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп Зәмдиханов Рөстәм Зөфәр улы билгеләнде. Район башлыгы аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

Апас районы җәмәгать судьясы булып Кәримуллин Радик Хәтмулла улы билгеләнде. Ул тумышы белән Буадан. Әлегә кадәр Буа эчке эшләр бүлегендә, Татарстан Республикасының ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтендә әйдәп баручы белгеч – бүлек эксперты булып эшләгән. Соңгы эш урыны – ООО “Вега Сервис”та юрисконсульт.

Апасның «Алтын алка» Боз сараенда 2014-2015 ел, Татарстан җирле хоккей район клублары беренчелегендә районыбызның «Свияга» хоккей командасы «А» дивизионында 1 ноябрьдә матчлар сериясен башлап җибәрде.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, район тарихында беренче тапкыр тантаналы төстә паспортлар бирелде. Ул һәркайчан районыбыз үзешчәннәренең матур концерты белән бергә үрелеп бара. Шул көннән башлап, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә, Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде. 30 октябрьдә 14 яше җиткән чираттагы 23 яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды. Ел башыннан 205 яшь апаслы үзенең тормышта тәүге паспортын әнә шулай дуслары, әти-әниләре катнашында, район хакимияте вәкилләре кулыннан алды.

Ел ахырына кадәр тагын 45 яшь апаслыга шундый истәлекле вакыйгага чакыру җибәреләчәк,диде үз чыгышында районның паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.

2014 елның  7 ноябрендә 07.00 сәгатьтә  район Советы һәм Башкарма Комитетының  утырышлар залында  икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының  44нче утырышы узачак.

Көн тәртибендә Апас муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесен билгеләү, Апас муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләү турында һәм башка мәсьәләләр каралачак.


4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль район башлыгы Заһидуллин Р.Н. улының Халыклар бердәмлеге көне  һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләве


31
октябрь, 2014 ел
җомга
71 нче номерлы район үзәк даруханәсе эш вакытын үзгәртте. Эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 18.00 гә кадәр, шимбә көнне сәгать 8.00 дән 15.00 гә кадәр эшли.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Апаста яшәүче Рәйхана әби Гыйләҗева 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән кайнар котлап, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рәйхана әби сугыш чорының ачысын-төчесен күргән, яшьли тол калып, биш бала үстергән, һәрберсенә югары белем алырга мөмкинлек тудырган.

– Бүгенге көндә кызым Резидә тәрбиясендә рәхәттә яшим, – ди ул. Районның ветераннар Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова белән үткән һәм бүгенге тормыш турында бик озаклап сөйләшеп утырдылар. Шулай ук Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярны котлап изге теләкләрен җиткерде.

Район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге штабы белгечләре әйтүенчә, бүген районда куркыныч туганда яшеренү өчен 23 җир асты корылмасы исәпләнә. Аларның күбесе подваллар һәм ябык базлар. Апаста һәм Черкендә күптән түгел булып узган уку-өйрәнүләргә нәтиҗә ясаганда аларны яңадан барлап чыгу бурычы куелды. 

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Кубогы һәм призларына 16-18 октябрьдә үткән милли көрәш турнирында Апастан 8 кешелек җыелма команда катнашты. Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Гыйламов бүген район көрәшчеләрен ноябрь аенда үтәчәк Татарстан чемпионатына әзерли. Бу бәйгегә Апастан 15-20 кешелек команда барачак дип фаразлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International