Гаилә корып, туып-үскән төбәгендә калырга теләүче яшь парлар саны арта бара. Ябалак авылыннан Шамил Галәүтдинов үзенең гомерлек яры итеп Балык Бистәсе кызы Гөлфия Хисамиеваны сайлаган. Авылда калучы бу яшь парларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләре белән район башлыгы исеменнән Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 30060 тонна бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача 23,3 центнер уңыш чыга. Арышның бер гектарыннан 25,7 центнер, көзге бодайдан 23,2 центнер, арпадан 23,4 центнер, язгы бодайдан 19,6 центнер, солыдан 23,9 центнер, борчакның һәр гектарыннан 11,6 центнер уңыш җыела.
Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 43,4 процентында төгәлләнгән.
Барлыгы 5900 тонна салам, 9620 тонна печән, 420 тонна яфраказык хәзерләнгән, 64700 тонна сенаж салынган.
Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2006 елда оешкан инвалид-спортчыларның «Идел-Урал» Хәйрия фонды , «Бердәм Россия» партиясенең республика региональ Советы, Татарстан дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» («Возрождение») фондларының даими иганәчеләре, меценатлар белән бергәләп зур һәм саваплы эш башкаруын дәвам итә. Чираттагы автотранспорт-ат спорты эстафета-марафоны 5-6 августта Апас аша үтте.
Тулырак язма “Йолдыз” газетасы битләрендә.
Район үзәге – Апаста яшәүчеләргә тагын бер уңайлылык артты. Республика программасына нигезләнеп, Ленин, Газовая, Татарстан, Новая, Юбилейная, Октябрь, Кызылармия урамнарына асфальт юл түшәлде. Рем Абзалов, Ислам Насыйбуллин, Бану Вәлиева, Абдулла Алиш урамнарына таш юл салыначак.
Апас – Буа киселешеннән үтүчеләрне тагын бер яңалык таң калдырды. Анда район башлыгы тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән “Апас” дип язылган яңа стела сафка басты. Бу объект Апасның визит карточкасы булып, килгән һәркемне каршы алып һәм озатып кала, юлчыларга хәерле юл тели.
10 мең центнер икмәк суктырган Горбунов берләшмәсе уңганнары әтиле-уллы Хәйдәр һәм Ленар Шәриповлар да районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Свияга” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов кулыннан күчмә байрак, премия һәм Рәхмәт хаты алдылар. Хәйдәр Шәрипов – сыната торганнардан түгел. Улы Ленар да әтисе үрнәгендә җир эшен белеп, аңлап үскән. “Алтын куллы, нинди эшкә тотынса да ут чыгара. Комбайннан төшүгә фермага бара, анда төзекләндерү эшләрен дә, эретеп-ябыштыру эшләрен дә үзе башкара. Менә дигән механик та ул”, – диләр аның турында Дәүләкидә.
Районга эшлекле визит белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм урып-җыю эшләре барышы белән таныштырды.
Апас районының тагын бер авылы китаплы булды. “Дөньядагы бердәнбер Сатмыш”, “Искитмәле Олы Болгаер”, “Борнаш иле”, “Асыл төбәк – авылым Шәмәк” китаплары янына Коштавылына багышланган “Күл буенда, кошлар тавында” исемлесе дә өстәлде. Әлеге Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Наил Галиуллин иганәчелегендә чыккан басма – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сатмыш авылы егете Хәмзә Бәдретдиновның унынчы китабы.