ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга

Спорт мастеры Ринат Гыйламов бик күп көрәшчеләрнең остазы. Бу көннәрдә аңа “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бу олы бүләкне Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда җомга киңәшмәсендә тапшырды.

Җомга киңәшмәсендә Рәшид Заһидуллин район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, “Татарстан республикасының атказанган табибы”, хирург Рөстәм Гайнуллиннны күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Районыбыз көннән-көн ямьләнә, матурлана, берсеннән-берсе күркәм, заманча социаль объектлар эшләнә, файдаланылуга тапшырыла. Гомумән, нинди генә өлкәне алсак та, алга китеш күз алдында. Болар барысы да республикакүләм программаларга нигезләнеп эшләнелә.


15
август, 2014 ел
җомга

Савия апа Гыйззәтуллина белән Әлфия Һадиева җитәкчелегендә 15 бала ун көн дәвамында авыл зиратын чистарталар. Авыл балалары белән берлектә биредә Казан, Түбән Кама, Төмәннән кунакка кайтучы балалар да бар. Алар хезмәте сокланырлык һәм һәркемгә үрнәк. Өмәдә эшләүчеләр өчен Савия апалары һәркөн кайнар ризык та хәзерли.

Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

Шушы көннәрдә Каратун авыл җирлегендә халык белән очрашулар булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова районда бара торган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирлектә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм киләчәктә эшләнәсе эшләргә дә тукталды. Шулай ук халыкның сорауларына да җавап биреп, кайбер мөһим мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Халык җыеннары дәвам итә.

Караборнаш авылында гомер кичергән Минќиџан әби Бакирова олуг юбилеен каршылады. Рәсәй Президентыныћ Котлау открыткасына џәм район башлыгы тапшырган истәлекле бњләккә канәгать калды ул. Балалары тәрбиясендә яшәњче Минќиџан әби илгә-кљнгә иминлек, џәркемгә сәламәтлек теләде.


12
август, 2014 ел
сишәмбе

Район авыл хуќалыгы џәм азык-тљлек идарәсеннән алынган мәгълњматлардан књренгәнчә, район буенча бњгенге кљнгә 40120 тонна бљртек ќыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача 23,3 центнер ућыш чыга. Арышныћ бер гектарыннан 25,7 центнер, кљзге бодайдан 23,2 центнер, арпадан 23,9 центнер, язгы бодайдан 18,0 центнер, солыдан 25,7 центнер, борчакныћ џәр гектарыннан 14,5 центнер ућыш ќыела.

Урып-ќыю эшләре барлык мәйданныћ 61,5 процентында тљгәлләнгән.

Барлыгы 7600 тонна салам, 10520 тонна печән, 420 тонна яфраказык хәзерләнгән, 65900 тонна сенаж салынган.

10 август көнне район мәдәният йортында район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашты. Биредә округларда булган очрашуларга нәтиҗәләр ясалды, шактый сораулар урында хәл ителде. 

 – Барлык мәсьәләләрне дә бер көндә генә хәл итеп булмый, күреп торабыз тормышларыбыз уңай якка үзгәрә бара, урамнарыбыз көннән-көн ямьләнә, уңайлылыклар арта. Сездән килгән сорауларның барысы да хәл ителәчәк. Барысы да үзебез өчен, үзебезнең яшәеш өчен кирәк, иң мөһиме сәламәт булыйк, ил-көннәребез тыныч булсын, – диде район башлыгы. Ул шулай ук киләсе елларда Апасыбыз урамнарына яңа юллар салыначагын, су, канализация юлларының яңартылачагын да әйтеп узды.


8
август, 2014 ел
җомга

Төзүчеләр көне уңаеннан, районда төзекләндерү өлкәсендә актив эшләп килүче, бүгенге көндә районның үсешенә керткән уңышлары өчен Фәнис Сафиуллин, Илдар Шагиахметов, Радик Гәрәевлар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләгенә ия булдылар.

Чираттагы җомга киңәшмәсе район башлыгы Рәшид Заһидуллин рәислегендә үтте. Киңәшмәдә урып-җыю барышы, урамнардагы чисталык анализланды. Округларда уздырылып килүче халык җыеннарында яңгыраган сораулар һәм мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Геннадий Клементьевны    60яшьлек юбилее белән тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International